Тагын да кадерлерәккә әйләнде
"Әни" диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
"Әни" сүзен таптарга!
/З.Туфайлова/.
"Ерактагы кояш яктырак" диюләре дөресме, әллә минем сагынуым бик көчлеме, әниемне искә төшермәгән, аның турында уйламаган көнем юк дисәм, дөрес булмас - вакытым юктыр минем. Ә шулай да кечкенә генә уңышым, я шатлыгым булдымы, яисә...