Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Күңелләр хушланды

Хөрмәтле редакция, без һәр яңалык, шатлык-куанычларыбыз турында сезгә язабыз, шулай ук кайгы-хәсрәтләрбез белән дә газета аша уртаклашабыз, чөнки бөтен ышанычыбыз сездә.

Фәкыя МИНҺАҖЕВА.
Восточный авылы.

Күптән кулга каләм алганым булмаса да, шушы көннәрдә генә булып узган вакыйга турында язмый булдыра алмадым. Беркөнне шулай мәктәп укучылары килеп, миңа мәдәният йортында 1 октябрь көнне узачак мәдәни чарага Чакыру кәгазе тоттырдылар.

Таякларыбызга таянып, киттек шул көнне клубка. Керсәк, шаккаттык: талгын гына музыка уйный, өстәлләр мул ризыктан сыгылып тора. Бу бәйрәм җирле үзидарә тарафыннан Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган икән.

Безне бик олылып, хөрмәтләп каршы алдылар. Күптән күрешмәгән пенсионерлар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белештеләр, истәлекләре белән уртак-
лаштылар. Өстәлләргә карасаң, чыннан да, искитмәле: көзге байлык җимешләре, кайнар чәй. Бөгелмә үзешчәннәре көче белән әзерләнгән тирән эчтәлекле концерт та күңелләргә бик хуш килде.

Элекке башлыгыбыз Эдуард Гәрәев (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) кабызган утлар сүнә башлаган, ул салган сукмакларны чүп үләннәре баса башлаган иде. Аллаһка шөкер, аның эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр табылган. Авыл җирлеге башлыгы итеп яңа сайланган Илдар Исмәгыйлевның игелекле гамәлләреннән күренгәнчә, җиң сызганып эшкә дә керешкән егетебез. Өлкәннәребезгә күчтәнәчләр тулы пакетлар да әзерләткән ул. Рәхмәт, нинди зур шатлык ясадың безгә, улым! Заманында маңгай тирен түгеп хезмәт куйган әби-бабайларны онытмавыгыз өчен мең рәхмәт барыгызга да. Вакытында миллионер булган Восточныебыз хәзер дә данын югалтмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса