Сөендерделәр
Нәкъ Корбан бәйрәме көнне - 25 октябрьдә миңа көтмәгәндә бик күп күчтәнәчләр бүләк иттеләр.
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Шушы көнне Ленин урамындагы 100 нче йортта урнашкан азык-төлек кибете "Магнит"ка кердем дә, кәрзин алып, үземә кирәкле ашамлыкларны җыя башладым. Барыбызга да билгеле, Ходайның рәхмәте белән, шәһәребез кибетләрендә хәләл ризыклар сатыла башлады. Беренче чиратта, мин шуларны алырга тырышам. Менә монда да күптөрле казылыклар арасыннан үземә кирәген карарга керешкән идем, күзлегем булмау сәбәпле, бу эш кыенлашты бит. Ярдәм сорап, шул тирәдә мәш килүче кибет хезмәткәренә мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт төшкере, ул миңа кирәкле казылыкны бик тиз сайлап алып бирде. Әле игътибар да иттем, ул чакта минем янда гына бер ханым ашамлыклар сайлап йөри иде.
Алган ризыкларыма акча түләргә дип, касса янына килеп, әйберләремне шу-дырмалы өстәлгә бушата башладым. Шул чакта теге ханым минем алга килеп басты да шулай ук әйберләрен бушата башлады һәм безнең әйберләр буталган кебек булды. Ул алданрак чират алгандыр инде дип уйлап, сабыр булырга тырыштым. Мин: "Монысы минеке бит", - дияргә дә өлгермәдем: "Ярар, сезнеке булыр", - ди бу хатын-кыз. Акча чыгара башлаган идем, ул тагын: "Үзем түлим, бүген бәйрәм бит, - ди. - Кайткач, утырып тәмләп чәй эчәрсез". Мин тагын да аптырабрак калдым. "Шул тикле күп күчтәнәч булмый бит, әллә соң сез мине беләсезме?" - дип сорыйм. "Юк", - диде ул.
Исемен сораган идем, Салиха исемле икән, кызыныкы - Гүзәл, ул кибеткә кызы белән кергән иде. Аннары саубуллаштылар да китеп тә бардылар икәүләшеп. Ә мин рәхмәтләремне укып калдым алар артыннан, аннары күчтәнәчләремне җыеп, авыр сумкамны көчкә күтәреп, уйлана-уйлана кайтып киттем.
Салиха ханым кызы Гүзәл белән иң изге көннәрдән булган Корбан бәйрәме көнне менә шундый игелекле гамәл кылдылар. Изгелекләре үзләренә артыгы белән әйләнеп кайтсын. Амин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа