Әниләр хөрмәтенә
Узган якшәмбе көнне - 25 ноябрьдә Мәгариф хезмәткәрләре йортында күптән килгән традиция буенча "Мәгърифәт" клубына йөрүчеләр Әниләр көнен бәйрәм итәргә җыелдылар.
Назыймә ФӘТХУЛЛИНА,
"Мәгърифәт" клубы әгъзасы.
Башта Мәгариф хезмәткәрләре йорты җитәкчесе Раиса Павлова, һәммәбезне зурлап, бик тә күркәм концерт программасын карарга дәште. Шәһәребез мәдәният учакларында эшләп килүче үзешчәннәр төркемнәре үзләренең әниләренә, әбиләренә дәртле биюләрен, матур җырларын бүләк иттеләр. Ике сәгатькә якын барган тамашаны караганнан соң, "Мәгърифәт" клубы әгъзасы Хөсәен Әбунәев (Әбунәгыймов) тамашачы хөкеменә әле күптән түгел генә басмадан төшкән "Спешите делать добро" дип аталган яңа китабын тәкъдир итте. Әмир Садыйков автор һәм аның китаплары (моңа кадәр дә ул бер китап бастырып чыгарган иде инде) турында бик җылы итеп сөйләде, сугыш ветеранына саулык-сәламәтлек, иҗатында уңышлар теләде.
Соңыннан клуб әгъзалары җыйнаулашып чәй өстәле артында гәпләшеп, үзара хәл-әхвәл белешеп утырдылар һәм: "Балаларыбыз җәмгыятькә файдалы булып үссеннәр, тәүфыйклы һәм бәхетле булсыннар", - дип, изге теләкләрен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа