Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Тагын да кадерлерәккә әйләнде

"Әни" диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый "Әни" сүзен таптарга! /З.Туфайлова/. "Ерактагы кояш яктырак" диюләре дөресме, әллә минем сагынуым бик көчлеме, әниемне искә төшермәгән, аның турында уйламаган көнем юк дисәм, дөрес булмас - вакытым юктыр минем. Ә шулай да кечкенә генә уңышым, я шатлыгым булдымы, яисә...

Алия КАСЫЙМОВА,
Бөгелмә педагогия көллиятенең
I курс студенты.

Әнием - Рушания Җәүдәт кызы Касыймова - Бөгелмә районының Татар Димскәе гомуми төп белем бирү мәктәбендә пешекче булып эшли. Ул пешергән тәмле ризыклар белән сыйланып үскәнгә, авылым яшьләре сау-сәламәт, һәр эшкә дә нык булып үсәләрдер дә инде. Солдат хезмәтенә "яраксыз" егетләр дә юк бездә, искиткеч зур физик һәм акыл көче таләп итүче полициядә эшләүчеләребез бик күп, кызларыбыз шәһәр һәм районыбызда җаваплы урыннар билиләр...

Әнә озын толымлы, кыйгач кара кашлы, диңгез кебек серле күзле, һәрчак ягымлы йөзле, тулырак гәүдәле матур әнием эштән кайтып килә. Кем генә сокланмый аңа!

Гүзәл хатын-кыз булуына карамастан, әнием үтә тыйнак, сабыр, зирәк акыллы һәм көчле рухлы да! Аның беркайчан да, башын иеп, кайгыга батканын, нишләргә дә белмичә, борчылып йөргәнен күргәнем юк минем. Әниемнең һәр эше, адымы алдан уйланып куелган кебек матур, тигез ритмда бара.
Нинди генә эшкә тотынсам да, мин аның белән киңәшәм, аныңча эшләргә тырышам, чөнки алдан ук белеп торам: шулай итсәм генә юлым уңачак, һәрчак эшләрем алга барачак!

Аңа Җир йөзенә нәкъ менә минем әнием булып килеп, бүгенгемне яктыртып, киләчәгемә юл күрсәтүчем булып яшәгәне өчен зур рәхмәтемне җиткерәсем һәм озак еллар буена дөньябызны җылытып, мине бәла-казалардан саклап яшәвен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса