Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Күңелләребез бик булды

Күптән түгел Карабаш бистәсе мәдәният йортында җырчылар Илшат Вәлиев белән Чәчкә төркеме бик матур концерт куеп киттеләр.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.

Мондый күркәм тамашаны күптән күргән юк иде инде. Чөнки бүгенге көндә артистлар, билет аз сатыла, керем юк дәрәҗәсендә, дигән сылтау белән Карабашны гел читләтеп узалар. Ә менә Илшат: "10 билет сатылса да киләбез!" - дигән. Әйе, тамаша залы тулы булмады булуын. Әмма концерт менә дигән узды. География укытучысы, туган якны өйрәнүче Сәрия Саримовна, соңыннан сәхнәгә менеп, шундый эчтәлекле, матур тамаша күрсәткәннәре өчен артистларга рәхмәт белдерде, ә мин үзем Карабашыбыз турында китап бүләк иттем.
Барыбызга да күңелле булды, йөрәкләребезгә яңа дәрт өстәп, артистларга рәхмәт хисләре белән таралыштык ул көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса