Нинди заманда яшибез!
Габдулла Тукай урамында урнашкан 6 нчы китапханәдән тарих китаплары алып кайттым. Кем нәрсәгә куана бит, мин шул тарих китапларына кош тоткандай куандым. Нинди заманда яшибез - милләтебезнең тарихы ап-ачык языла, теләгән кеше алып укый ала. Татар тарихы белән кызыксынам дигәч, күргәзмәдән алып, буяу исе аңкып торган өр-яңа китаплар бирделәр. Өчесе...
Габдулла Тукай урамында урнашкан 6 нчы китапханәдән тарих китаплары алып кайттым. Кем нәрсәгә куана бит, мин шул тарих китапларына кош тоткандай куандым. Нинди заманда яшибез - милләтебезнең тарихы ап-ачык языла, теләгән кеше алып укый ала. Татар тарихы белән кызыксынам дигәч, күргәзмәдән алып, буяу исе аңкып торган өр-яңа китаплар бирделәр. Өчесе дә яхшы тышланган, кыйммәтле китаплар. "Шундый матур китапларны алырга ярыймыни?" - дип аптырадым. Кайсысын алдан алып укырга да белми тордым: өчесе дә элекке елларда без хыялда гына йөртә алган әсәрләр! Инглиз тарихчысы Паркерның "Татар тарихыннан 1000 ел", Лев Гумилевның "Бөек Дала һәм татарлар" һәм Гали Еникәйнең "Чыңгызхан һәм татарлар" дигән китаплары. Исем китте: инглиз тарихчысы Паркер, Кытайга хәтле барып, ничә еллар шунда яшәп, елъязмаларны укып, безнең милләт тарихын язган. Татар милләтен өйрәнәм дигән кешегә шуның кадәр мөмкинлекләр зур хәзер, бары укы, өйрән генә.
Фәридә Шакирова,
педагогик хезмәт ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа