Үзе шундый сөйкемле...
Укытучы - иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Мөгаллимәнең хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган җаваплы эш. Әгәр без мәктәпне "икенче йортыбыз" дип йөртәбез икән, бу очракта укытучыларны икенче әниләребез итеп кабул итәргә тиешбез.
Асмик МХИТАРЯН,
9 нчы урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы.
"Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле!" -
дип яза Х.Халиков үзенең "Укытучым" дигән матур шигырендә.
Кечкенә вакытта мин укытучы булуы бик җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин үсә төшкәч, шуны аңладым: һәркемдә дә укытучылык сәләте юк. Нәкъ менә укытучы биргән белем белән без олы тормышка аяк басабыз. Ул белем файдалы, тирән һәм дөрес булырга тиеш. Бик түземле, башкалар белән аралаша белүче, уртак тел таба алучы һәм зур белемгә ия булган кешеләр генә укытучы була ала.
Миңа үз гомеремдә күп укытучыларда укырга туры килде. Беренче сыйныфтан алып, тугызынчы сыйныфка кадәр мин Татар Димскәе авылының урта мәктәбендә укыдым. Хәзерге вакытта шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбендә белем алуымны дәвам итәм. Укытучылар арасында йомшаклары да, бәлки, усаллары да очрагандыр. Ләкин аларның һәрберсенең үзенең яхшы яклары бар. Аларның барысын да мөһим бер шөгыль берләштерә: безнең яхшы кеше булуыбызны телиләр, булдыра алган кадәр булышырга тырышалар, җиңүләребезгә, уңышларыбызга бездән дә ныграк шатланалар.
Минем яраткан укытучыларым бик күп. Алар арасында бигрәк тә аерылып торучы, күңелгә якыннары да бар. Зур рәхмәтемне Татар Димскәе мәктәбе
укытучыларына юллыйсым килә. Без-нең сыйныф җитәкчебез һәм татар теле укытучысы Сәрия апа Галләмовага, математика һәм рус теле укытучылары Флюра апа Әхмәтовага һәм Римма апа Зәйнуллинага, биология укытучысы Виктория апа Зәйнуллинага, тарих һәм география укытучысы Исламия апа Собхановага, директорыбыз Илгизә апа Ибраевага һәм, әлбәттә, беренче укытучым Зелера апа Камалиевага зур хезмәтләре өчен рәхмәтләремне җиткерәм. 9 нчы урта мәктәптә дә укытучылардан бик уңдым. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ һәм Гөлнар Мәҗит кызы Билаловалар, химия укытучысы Рәйсә Тәлгать кызы Әхмәтҗанова һәм сыйныф җитәкчебез Людмила Юрьевна Пожидаева - иң яраткан укытучыларым.
Барлык укытучыларга да олы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга исәнлек-саулык теләр идем. Тормышларында матур көннәре күп булсын, гомерләре кайгы-хәсрәтсез, тынычлыкта, иминлектә үтсен.
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез -
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
/Фәнис Яруллин/.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа