Мизгелләр
2003 елны авылдашым, укучым Әдип Гаязовның "Тезләнеп гафу үтен" дип исемләнгән китабы басылып чыккан иде. Ир уртасы, уйлары да, хисләре дә үз урынына урнашкан бу төпле егет өчен бик сөенгән идем ул чакта. Сөенми ни, авылдашым бит. Ә менә инде кулымда - икенче авылдашым Тәслия Хәерованың яңа гына басылып чыккан...
Равилә АРСЛАНОВА,
мәгариф ветераны.
Кодаш авылы.
Авылдашым Тәслия Хәерованың бу китапчыкта урын алган язмаларын мин "Бөгелмә авазы"ннан, "Татарстан яшьләре" газетасыннан бик күп еллар дәвамында даими укып барган идем.
Газеталарны кулга алуга, иң элек мәкаләләрнең авторларын барлап чыгам мин. Безнекеләр - Кодаштан язучылар юкмы? Булса, ни-нәрсә борчый, уйландыра, я булмаса, шатландыра авылдашларымны? Тәслия Миңнулла кызының язмаларында исә гап-гади авыл кешеләренең язмышы, яшәеше, көнкүрешләре чагыла. Ул аларда шатлыклары белән уртаклаша, уй-фикерләрен башкаларга белдерә. Китапчыкта урын алган мәкаләләргә бәя бирүне укучының үзенә калдырып, автор белән тулырак таныштырып китим әле.
Тәслия Хәерова Бөгел-мә районының Кодаш авылында туган, шунда үс-кән, мәктәпне тәмамлаган, колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Үз гомерендә бары тик бер генә мәртәбә авылдан читкә чыгып эшләп кергән ул. 1957 елны биш айга бер төркем авылдашлары белән Чиләбе өлкәсенә сагыз җыярга барган. Аннан өс-башларын карап, кулга бераз акча да юнәтеп кайтканнар яшьләр. Соң-рак Бөгелмәдә бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлап, 1966 елдан колхозда ярдәмче хисапчы булып, ә 1974 елдан инде 1994 елга кадәр хуҗалыкта өлкән бухгалтер булып хезмәт куя. Ул - хезмәт ветераны. Эш стажы гына да 40 ел!
Тынгысыз, эшне теләп, яратып, намус белән башкарып, шелтә-кисәтүләр алмыйча, беркемнән дә дилбегә кактырмыйча эшләп, лаеклы ялга китә ул.
Тормыш бит әле ул гел-гел эштән генә тормый, аның шәхси дигән өлеше дә бар. 1960 ел ахырында Тәслия Кодаш егетенә кияүгә чыга.
…Һәркемнең
бар җирдә Зөләйхасы,
Үз Йосыфы,
Таһир-Зөһрәсе,
Кайсыгызның
килми назга тулы
Сөю диңгезенә керәсе?!
Бер-берсенә гашыйк булып, яратышып өйләнешәләр яшьләр. Матур гына яшәп тә китәләр. Бер-бер артлы өч ир бала туа гаиләдә. Ир дә тырыш, булдыклы. Сөенә-сөенә яшисе дә яшисе. Тик әкертен генә әллә ни була ир белән хатын арасына. Таркала никах…
Ләкин Нәфис Тәслиясен дә, улларын да ташлап, онытып бетерә алмый, гел килеп ярдәмләшә. Вакыт уза тора. Бераздан аяусыз чир аркасында балаларын - ятим, хатынны тол калдырып, бакыйлыкка күчә ир.
Балалар үстерү, аларны кеше итү мәшәкатьләре белән еллар уза.
- Кайбер йокысыз төннәрдә зур, матур йортымда тек-тек итеп утырган сәгатем белән сөйләшеп алган чакларым да булгалый. Ярый әле, улларым акыллы, тәүфыйклы булып үсте. Аларга әни дә, әти дә булдым. Улларым башлы-күзле булып, йортлар тергезеп, матур итеп аерым яшиләр. Берүземә өч малай, өч килен, биш онык. Барысы да миңа бик якыннар, - дип сөенә Тәслия ханым.
Ялгызлыкка килгәндә: "…Ни генә әйтсәң дә, ялгызлык - язмышның зур сынавы ул. Сыңар канат, күпме генә кагынса да, оча алмый инде, талпына гына", - диде ул миңа сагыш тулы күзләрен тутырып.
Бу гади, ипле, тыйнак, сабыр, җырга-моңга гашыйк зат кешеләргә сөе-неч өләшергә, аларның яхшылыкларын күрә белеп, башкалар белән дә уртак-лашып яшәр өчен туган кебек…
Минем күңелгә 91 яшьлек күрше Миннафа әбинең сүзләре еш килә: "Яшь чактагы хәсрәт ничек тә уза, кайгы гомер көзләрендә килмәсен. Олыгайгач бәхетле яшәргә Ходай насыйп итсен!" - дип әйтергә ярата ул. Барыбызга да шулай булсын, амин дияргә генә кала.
Иҗат чишмәгез саекмасын, сез язган матур язмаларны укып, кешеләр сөенсеннәр, Тәслия ханым.
"Кара атка кара дуга,
Килешә каеш дилбегә,
Без бу җирдә
кунак кына,
Сүзем калсын билгегә,
дип тә язам мин язмаларымны," - дип җавап кайтарды миңа әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа