Бар икән әле битараф түгелләр
Күңелемне бик тырнап торгач, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым. Эш нидә дисезме?
Тәслия ХӘЕРОВА.
Кодаш авылы.
Бөтен республикага тарала торган "Татарстан яшьләре"ннән (4-6 октябрь көннәрендә шушы газета призына татар-башкорт спорт көрәше буенча республика беренчелеге узган) Бөгелмә көрәшчеләренең иң соңгы булуларын укып белдем. Күптән түгел бу актуаль мәсьәләне "Бөгелмә авазы" мөхәррире Руслан Җәләев тә күтәреп чыкты. "Ни кызганыч, Бөгелмә командасын, күпме генә эзләсәм дә, 48 командадан торган исемлектә таба алмадым. Мари Иленнән дә килгәннәр хәтта, ә безнекеләр юк. Нишләп безнең яшьләребез бу турнирда катнашмаган?" - дип борчыла ул. Менә шул турыда укыгач, бар икән бит әле битараф түгелләр дип уйлап куйдым. Руслан Сирин улына районыбыз өчен борчылып, бу проблеманы шәһәр күләмендә күтәреп чыгуы өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Шәхсән мин үзем, көрәшкә мөкиббән булмасам да, ир-ат халкы бик ярата бит бу спорт төрен. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип, тикмәгә әйтмәгәннәр өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа