Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Шигъри почмак

Укытучыларыма Гөлназ БИЛАЛОВА, 9 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. "Исәнмесез!" - диеп башлыйм әле - Укытучылар шулай ярата. Кояш нурларыдай җылылыкны Безгә, балаларга, тарата. Укытучы, онытып гаиләсен, Кеше балаларын үз итә. Кадерләп һәм назлап, укытучыны Әнкәседәй якын кем күрә? Алар безгә бирә төпле белем, Рәхмәт яусын барысы...

Укытучыларыма

Гөлназ БИЛАЛОВА,
9 нчы урта мәктәпнең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.


"Исәнмесез!" - диеп башлыйм әле -
Укытучылар шулай ярата.
Кояш нурларыдай җылылыкны
Безгә, балаларга, тарата.
Укытучы, онытып гаиләсен,
Кеше балаларын үз итә.
Кадерләп һәм назлап, укытучыны
Әнкәседәй якын кем күрә?
Алар безгә бирә төпле белем,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Авыр хезмәтләре җиңел булсын,
Яшәсеннәр кадер-хөрмәттә.
Яратыгыз, хөрмәтләгез, дуслар,
Укытучы ике яшәми.
Кыңгыраулы мәктәп елларын да
Онытырга безгә ярамый.
Кулын тотып,
булачак президентны да бит
Укытучы хәреф яздырган.
Без аларга зур рәхмәтләр әйтик,
Алар безгә дөнья таныткан.
Баш иям мин сезнең алда бүген,
Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә.
Хезмәтегез якты кояш булып,
Балкый минем тормыш күгендә.
...Мин үзем дә бүген укытучы,
Балаларны бик нык яратам.
Кеше булсыннар дип
бу тормышта,
Бар көчемне биреп, җан атам.
"Исәнмесез!" -
диеп башладым мин,
Яратам мин шулай дияргә.
Язсын иде озак еллар сезгә
"Исәнмесез!" - диеп дәшәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса