Нокта куелды
"Бөгелмә авазы"ның 5 октябрь санында "Менә шулай "олыладылар" дигән исем (авторы - Руслан Җәләев) астында пенсионер үпкәсе басылып чыккан иде.
Язмадан аңлашылганча, Мисхәт ага Авзаловның гомере буе райпода хезмәт итеп, пенсиягә киткән җәмәгате Минсара апага "Зелено-Рощинское" кулланучылар җәмгыяте коллективыннан, Өлкәннәр көне уңаеннан, үзен шофер дип таныштырган ир-ат килеп, пенсионерның пас-порт мәгълүматларын язып алган һәм ниндидер кәгазьгә кул куйдырган да чыгып киткән икән.
Аннары 10 октябрь санында, басылганга кире кайтып, "Соң булса да, уң булсын" дип яздык. Мисхәт ага редакциягә шылтыратып, райпо секретареның Минсара апага дигән 300 сумны китереп бирүе турында хәбәр итте. Ә менә декабрь башында бу язмага рәсми җавап алынды. Анда түбәндәгеләр әйтелә:
"Зелено-Рощинское" кулланучылар җәм-гыяте җитәкчелеге Минсара Авзалова алдында гафу үтенде һәм аңа Өлкәннәр көне уңаеннан бирелә торган 300 сум акчаны тапшырды. Ә шоферга карата дисциплинар җәза кулланылды - шелтә белдерелде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт,
юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге начальнигы М.КОНКОВ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа