Укучы хатлары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Нәрсә ул кыйсса?
Менә без кыйсса дип сөйлибез. Ә нәрсә соң ул кыйсса? Бу сүз татар теленә гарәп теленнән кергән. Ул "хикәя", "тарихи вакыйга", "риваять" дигән төшенчәләрне аңлата. Шулай ук гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә "кыйсса" атамасы белән хикәят, повесть, әкият, риваять һәм башка жанрларны атыйлар. Кыйсса - героик, мәхәббәт-романтик, дини-суфи, әкияти, тарихи...
-
Закон үтәлергә тиеш ул!
Мәскәүдә яшәүче оныгым гаиләсе белән кунакка кайтканнар иде. Йортыбыз янәшәсендәге "Продукты" кибетендә көне-төне спиртлы эчемлек сатуларын күреп, шаккаттылар алар. Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр исерткеч эчемлек сатуны тыю турындагы законның үтәлмәвенә бик гаҗәпләнделәр. Мин үзем дә Абдулла Алиш һәм 14 Шәһит урамнары чатында урнашкан әлеге сәүдә ноктасында законның үтәлмәвенә...
-
“Аларны догадан мәхрүм итмик”
"Бөгелмә авазы" газетасының 3 июнь санында менә шушындый баш астында язма басылып чыккан иде, авторы - Кодаш авылыннан Әхмәтҗан Хәйдәров. Анда хезмәт ветераны үзен борчыган бер мәсьәләне күтәрә. "…Элгәре елларда Җиңү бәйрәмен авылыбыз мулласы дога укып башлап җибәрә иде. Быел исә: "Анда сын тора, димәк, дога укырга ярамый", - дип,...
-
Күңел шатлана
Җәй - күпләрнең яраткан ел фасылы ул. Җылы көннәр җитүгә, табигать мең төрле төсләр белән балкый башлауга, күңелләр шатлана.
-
Китапны укучыга якынайту юлы
Балалар паркының үзәк өлешендә урнашкан "Яшел беседка" җәйге уку залы шәһәрдәшләребезнең яраткан ял итү урынына әверелде инде.
-
Алда – мөһим эш
Шушы җәйге кызу көннәрдә республикабызда эшләр гөрләп бара. Газетадан укып беләбез, кабул ителгән барлык программалар гамәлдә - парклар һәм скверлар реконструкцияләнә, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт бара, яңа йортлар калка, юллар төзекләндерелә һ.б. Бу эшләрнең барысын да Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота.
-
Бөгелмә чисталыгы үзебездән тора
Мин көн саен диярлек җәяүлеләр йөри торган күпер аша Соколка тавына күтәреләм. Аста елга ага. Кышын ул туңмый, шуңа күрәдер кыргый үрдәкләр кышлады анда. Шул тирәдән үтеп-сүтеп йөрүчеләр аларга ашарга да бирә. Ә менә бүген андагы хәлләрне күреп шаккатарлык. Нәрсә генә ташламыйлар суга: машина көпчәкләре дә, пластик шешәләр, капчыкларга тутырылган...
-
Күңелле очрашу
Тормышыбызда туган төрле вакыйгалар, көндәлек мәшәкатьтән аерылып, көннәребезне ямьләндереп җибәрә. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу бигрәк тә кирәк. Олыгая барган саен безнең күңел нечкәрә, аралашу теләге дә арта бит. Татар Димскәе авыл клубында 26 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасына 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән очрашу әнә шундый күңелләрне күтәрә торган...
-
“Табигатебез – туган йортыбыз”
Республикабызда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле балаларның һәм яшүсмерләрнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә экология темасына "Табигатебез - туган йортыбыз" дигән баш астында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" (ШТМ) уены үтте. "Планета хуҗалары" һәм "Экологлар" дигән командаларга бүленгән балалар уеннар барышында шәһәрдәге экологик вәзгыять, тирә-юнь мохитне саклау проблемаларына...
-
Үлемсез исемнәр
Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калу өчен халкыбыз бик күп корбаннар белән түләде. Каһарманнарыбызның үлемсез исемнәре мәңгелек данга күмелде. Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Газинур Гафиятуллин, Гази Заһитов һ.б. бик күп батырлар киләчәк яшь буын өчен гасырлар узгач та җуелмаслык...
-
Мәктәп – тату гаилә ул
Менә чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Киеренке хезмәт елы төгәлләнә. Бу ел дәвамында Иске Исаково мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы нәниләр тату бер гаилә булып яшәделәр: шатлыкларын һәм борчуларын уртаклаштылар, укырга һәм язарга, ә иң мөһиме, алар дус булырга өйрәнделәр. Уку елы ахырында балаларның бердәм командасы яраткан укытучыларына бүләк әзерләргә булды....
-
Үткәнне искә алырга җыела ветераннар
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан Күпләр илгә кире кайтмады, Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөрде капканы. /Р. ӘХМӘТҖАНОВ/. 9 Май - халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулган көн шәһәр, республика һәм, гомумән, Россия күләмендә киң билгеләп үтелде. Безнең Кодаш авылында да узды андый тантаналы чара. 8 май...
-
Хатын-кызларга...
Хөрмәтле хатын-кызлар, Җыелды сезгә үпкәм: Ирегез эштән кайтканда, Каршы алмыйсыз күптән. Матур итеп бизәнеп, Тәмле хушбуй сибенеп, Ай-кояш күк елмаеп, Каршы алыр идегез, Әмма... эштә үзегез... Тәмле аш та пешмәгән, Бүлмәләр җыелмаган, Керләр дә юылмаган - Бернигә кул тимәгән... Ә кайда йөри балалар?.. Ике фронтка тырыша Бүгенге хатын-кызлар: Берсе -...
-
Моңсарда яңа исем
Шәһәребездә рухи дөнья саулыгын алга куеп, актив тормыш белән яшәүче шигъри җанлы, бай күңелле иҗат кешеләре бик күп. Бүген сезнең игътибарга шундый күркәм затларның берсе - 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Миргазиян кызы Узумның бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез. Мәрхәмәтле булыйк! Көннәр үтә... Еллар үтә, айлар,...
-
Сугыш чоры балалары тумыштан ук тыл хезмәтчәне
Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды, шәһәр күләмендә үткәннәрендә дә без укучылар белән актив катнаштык. Ә Җиңү бәйрәме алдыннан сыйныф сәгатенә сугыш чоры баласы Мөслимә апа Камиеваны чакырдык. Аның сөйләгәннәрен укучылар да, үзем дә йотлыгып тыңладык. Тәэсирләремне "Бөгелмә авазы" газетасы укучылары белән дә уртаклашасым килә. "Минем әтиемне...