Укучы хатлары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әле дә сез бар!
Колаклар күптән ишетми, Ярый әле күз күрә. "Бөгелмә авазы"быз бар Бәхетебезгә күрә. Менә шуны укый-укый, Шатланам, көләм, елыйм. Яңалыклар, хуш хәбәрләр - Бөтен дөньяны "тыңлыйм". Рәхмәт дим, әле дә сез бар Безнең шәһәребездә! Чирек гасыр бик аз түгел Журналист гомерендә. Бик кызыклы, эчтәлекле "Бөгелмә авазы"быз. Тырышасыз, булдырасыз, Исән генә булыгыз!...
-
Хаклык җиңәр барыбер
"Туган җирем Украинага Җирләгез, үлгәч, мине"... - Васыятьнамәсендә әдип Шулай дип язган иде. Шевченконың туган җирен Бүген болыт каплаган. Шагыйрь йөргән сукмакларны Неофашист таптаган. Бүлешәләр бөек илне Олигарх коллары. Ирек даулап, кан коялар Уллары вә кызлары. Тарихны бозып язарга Азаплана капитал. Заманында алган сабак Алар өчен икән аз. Шевченкодай батыр...
-
Игътибар һәркемгә тансык
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, "Игелек атнасы" дигән акция уздырдылар. Әлеге чарада төзелеш-техник көллият студентлары Павел Ржечковский, Андрей Олексейко, Валерия Беляева да катнаштылар.
-
Яшәү фәлсәфәсе
Без дигәнчә түгел дөнья: Ниләрдер була харап. Күпме вакыт әрәм үтә Рекламаларны карап. *** Трибунада чыгыш ясый, Милләт белән мактана. "Ә, ө, ү, җ, ң, һ"не Әйтәлми газаплана. *** "Миннән шүрли бар да", - диеп, Мактанган сыек чыбык. Сындырган да аткан берәү, Каяндыр килеп чыгып. *** Үткәндә дә, сүткәндә дә...
-
Олыларның гамьле уйлары, олыларның моңлы җырлары, олыларның шаян юллары...
Учак яктым Гомер сукмакларын Бер киләпкә салып, Борылып карыйм үткән юлыма. Шатлык-кайгы белән Үткән ул елларым Күңелгә бик якын тоела. Гомер киләпләрен Бер йомгакка урыйм, Озын төннәр буе уйланып. Татлы җимеш биргән Яшьлек елларымның Бакчасында йөрим уралып. Үткән гомер юлы Сикәлтәле булды. Сукмаклары булды бормалы. Авырлыклар белән Язмыш күп сынады,...
-
Җир йөзенең бөтен матурлыгын килә сезгә бүләк итәсе
Көз - шул ук яз. Бары кошлар оча кирегә, Бары уйлар ага үткәнгә. Ә күңелдә һаман юл җыры, Ә күңелгә һаман җитми наз. Көз - шул ук яз!.. Шәһәребездә көзге ярминкәләр белән бергә Өлкәннәр декадасы башланды. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм кичәләре гөрләде. Бу көн уңаеннан 30...
-
Укытучыма
Син алгансың яхшы гыйлем Балаларга дип бирергә белем. Дөрес кулланса һәрбер укучың, Алга куйса максат әгәр, Тупланган белем бирер һөнәр. Уңышы булыр шул чакта, укучың Һәрбер эштә илһам белән Остазыннан уздырса, Үз максатына ирешеп, тормышта Лаеклы урынын тапса. Дамир АЙЗАТУЛЛОВ. Бөгелмә шәһәре.
-
Укучылар сезне ярата...
Һәрбер кешенең тормышында хәтеренә уелып кала торган мизгелләр була. Үтәр еллар һәм ул чакта әллә ни җитди булмаган бу күренеш киләчәк тормышыңда үзенчәлекле бер башлангыч булып китәргә мөмкин.
-
Үзләренә тыңлатасы иде...
Газетаның 23 октябрь санында Әлфинур Шәвәлиеваның "Бабайның башы ник авырта?.." дигән мәкаләсе кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Анда сүз басма матбугат чараларында ана телебезнең никадәр бозылуы турында иде. Ни кызганыч, басма матбугат чараларында гына түгел шул андый хәл... Хәтерлисездер, безнең Бөгелмәдә "Сандугач" исеме белән татар радиосы матур гына эшләп килде....
-
Язлар килер әле...
Урман-кырлар барысы саргайдылар, Ямансудыр бүген көзгә дә. Тәрәзә каршындагы каеннар да Сары күлмәк киеп тибрәлә. Усал җилләр яфракларын коя, Өзеп алып каен-анадан. Нечкә ботаклары елап кала, Күрешә алмаслар шул яңадан... Якыннары белән хушлашканда Кеше күңеле ничек түзәдер? Аерылулар кешеләрнең түгел, Агачның да үзәген өзә бит. Бөгелмәче, каен, сыгылмачы, Сагышланма, зинһар,...
-
Тәмле дә, арзан да
Шәһәребезнең "Зелная Роща" кибетләреннән алган нигъмәтләрне гаиләбез белән аеруча яратып ашыйбыз. Аларда азык-төлек һәрчак әйбәт сыйфатлы, ләззәтле була. Бәяләре дә "тешләми". Бигрәк тә ипекәйләре ашап туйгысыз. Шулай тәмле итеп "Мәрвә" пекарнясында пешерәләр икән. Сатып алучыларны янә бер игелекле гамәл белән сөендерделәр сәүдәгәрләр: җомга көннәрдә ипине 2 сумга арзанрак бәядән сата...
-
Укырга өйрәтәсе
Ни өчен күп кенә мәктәп балалары начар укыйлар? Бу сорау өстендә уйланып карамаган бер генә педагог та юктыр ул, мөгаен.
-
Укучы иҗаты
Матәм Барысы да мактый, изге җан дип, Әүлиягә тиңли үлгәнне. Матәмнән соң шаккатасың күреп, Комсызланып мөлкәт бүлгәнне. Ягсуп МОРТАЗИН, Бөгелмә шәһәре.
-
Сәламәт тормыш күнекмәләрен – яшьтән үк
"Радуга" гаиләне социаль яклау үзәгендә балаларга һәм яшүсмерләргә сәламәт яшәү күнекмәләре бирә торган чара узды.
-
Сынауларда сынмаска
Бүген "онкология" дигән сүзнең мәгънәсен кече яшьтәге мәктәп баласы да белә. Ни кызганыч, бу бер дә мактанырлык хәл түгел: эш шунда - белми хәлебез юк, чир көннән-көн ныграк тарала. Галимнәр һәм табиблар авыру белән көрәшүнең яңа ысулларын уйлап таба тора, ә шеш үзен бөтенләй көтелмәгән яктан күрсәтә. Ни кызганыч, онкологик...