Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Игътибар һәркемгә тансык

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, "Игелек атнасы" дигән акция уздырдылар. Әлеге чарада төзелеш-техник көллият студентлары Павел Ржечковский, Андрей Олексейко, Валерия Беляева да катнаштылар.

Безнең бүлек хезмәтләреннән файдалану-чылар арасында Виталий Степанович Давыдов та бар. Сәламәтлеге бик какшаган булу сәбәпле, ул урамга чыгып йөри алмый, хәтта өендә дә бик авырлык белән генә хәрәкәт итә, шулай булуга карамастан, инвалидлык та рәсмиләштерелмәгән үзенә. Ә инде яшәү минимумыннан да кимрәк күләмдә ала торган пенсия акчасына квартирында ремонт ясату турында ул хыяллана да алмый.
Производствога өйрәтү мастеры Нина Дмитриевна Пиянзина кул астындагы төзелеш-техник көллияте студентлары аның бер бүлмәле квартирының түшәмен, стеналарын агарттылар.
Әлеге игелекле чараны оештыруга социаль хезмәткәр Ирина Винокурова белән шәфкать туташы Зөбәрҗәт Мусеева да катнаштылар. Алар В. Давыдовка быел февраль аеннан ук социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүчеләр булып торалар.
"Палитра" хосусый предприятиесе директоры Венера Гуссамовага кораллар һәм материаллар белән ярдәм иткәне өчен аерым рәхмәт белдерәсе килә. Бу эшләрне оештыруда өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Екатерина Колупаеваның да өлеше зур булды, дип язалар безгә социаль яклау идарәсеннән.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса