Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Олыларның гамьле уйлары, олыларның моңлы җырлары, олыларның шаян юллары...

Учак яктым Гомер сукмакларын Бер киләпкә салып, Борылып карыйм үткән юлыма. Шатлык-кайгы белән Үткән ул елларым Күңелгә бик якын тоела. Гомер киләпләрен Бер йомгакка урыйм, Озын төннәр буе уйланып. Татлы җимеш биргән Яшьлек елларымның Бакчасында йөрим уралып. Үткән гомер юлы Сикәлтәле булды. Сукмаклары булды бормалы. Авырлыклар белән Язмыш күп сынады,...

Учак яктым
Гомер сукмакларын
Бер киләпкә салып,
Борылып карыйм үткән юлыма.
Шатлык-кайгы белән
Үткән ул елларым
Күңелгә бик якын тоела.
Гомер киләпләрен
Бер йомгакка урыйм,
Озын төннәр буе уйланып.
Татлы җимеш биргән
Яшьлек елларымның
Бакчасында йөрим уралып.
Үткән гомер юлы
Сикәлтәле булды.
Сукмаклары булды бормалы.
Авырлыклар белән
Язмыш күп сынады,
Тормыш гел рәхәттән тормады.
Күңелем түрләрендә
Балкып янып торган
Өмет шәме алга чакырды.
Томаннарны ярып,
Искән җилне узып,
Барган саен юлым яктырды.
Бик еш кына шулай
Үткәннәргә кайтып,
Хәтер учакларын актарам.
Үткәннәрне барлап,
Киләчәккә карап,
Тормыш сукмагыннан мин барам.
Шигырьләрдән сүнми
Торган учак яктым
Ялкын үрләтергә халкыма.
Алар белән бергә
Матур юллар уздым,
Халкым белән яшәр хакым бар!
Рәмзия ГАЛИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.
 
Тарих вә тынычлык
хакында хыял
Сөйли китсәң, сөйләр сүз күп:
Кирәге, кирәкмәсе...
Сугышлардан халыкларның
Иза чигә күбесе.
Тормыш - катлаулы төшенчә,
Татар тарихы сыман.
Милләтемнең күргәннәрен
Каплап киткәндәй томан.
Языла башлады тарих
Бернигә карамастан.
Чынбарлыкны ачыклауда
Эш йөртә Татарстан.
Озакламый мәктәпләрдә
Чын тарих укытылыр.
Халык акылына килер,
Сугышлар туктатылыр...
Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.
Бөгелмә шәһәре.
 
И бу гомерләр!..
(Моңлану)
Санап ятам яшьтәшләрдән
Сиксәнгә җиткәннәрне.
Бәгырьләрем телгәләнә,
Уйласам үткәннәрне.
"Яшең җиткәч кырыкка..." - дип,
Йөри идек шаяртып.
Берсен ташлап, берсен башлап,
Мәхәббәтләр "яңартып".
Кай арада менгәнбездер
Җитмешенче үрләргә.
Ерак калмаган икән бит
Илтер юллар гүрләргә.
Бигрәкләр дә кыска икән
Җитмеш - сиксән арасы.
Бер юаныч: барыбыз да
Шул урынга барасы.
Ходай насыйп иткән гомер
Бирелә тик бер генә.
"Ахирәт" дигәннәренең
Төшенмибез серенә.
Аласылар алынганнар,
Бирәсе юк әҗәт тә.
Өмет яши әле һаман:
Күрешербез җәннәттә.
Юләр хисләр
Матур кызлар күрсәм гөлбакчада,
Дулкынланам, хискә биреләм.
Урын тәкъдим итәм янәшәмнән:
- Утырыгыз менә биредән!..
- Рәхмәт, бабай!
- диләр сылукайлар,
"Тәкъдимем"не кире кагалар.
Юләр хисләр юкка чыга шулчак,
Искә төшә хатын, балалар...
Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса