Тәмле дә, арзан да
Шәһәребезнең "Зелная Роща" кибетләреннән алган нигъмәтләрне гаиләбез белән аеруча яратып ашыйбыз. Аларда азык-төлек һәрчак әйбәт сыйфатлы, ләззәтле була. Бәяләре дә "тешләми". Бигрәк тә ипекәйләре ашап туйгысыз. Шулай тәмле итеп "Мәрвә" пекарнясында пешерәләр икән. Сатып алучыларны янә бер игелекле гамәл белән сөендерделәр сәүдәгәрләр: җомга көннәрдә ипине 2 сумга арзанрак бәядән сата...
Шәһәребезнең "Зелная Роща" кибетләреннән алган нигъмәтләрне гаиләбез белән аеруча яратып ашыйбыз. Аларда азык-төлек һәрчак әйбәт сыйфатлы, ләззәтле була. Бәяләре дә "тешләми". Бигрәк тә ипекәйләре ашап туйгысыз. Шулай тәмле итеп "Мәрвә" пекарнясында пешерәләр икән.
Сатып алучыларны янә бер игелекле гамәл белән сөендерделәр сәүдәгәрләр: җомга көннәрдә ипине 2 сумга арзанрак бәядән сата башладылар. Рәхмәт яусын үзләренә.
Ягсуп МОРТАЗИН,
Бөгелмә шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа