Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Хаклык җиңәр барыбер

"Туган җирем Украинага Җирләгез, үлгәч, мине"... - Васыятьнамәсендә әдип Шулай дип язган иде. Шевченконың туган җирен Бүген болыт каплаган. Шагыйрь йөргән сукмакларны Неофашист таптаган. Бүлешәләр бөек илне Олигарх коллары. Ирек даулап, кан коялар Уллары вә кызлары. Тарихны бозып язарга Азаплана капитал. Заманында алган сабак Алар өчен икән аз. Шевченкодай батыр...

"Туган җирем Украинага
Җирләгез, үлгәч, мине"... -
Васыятьнамәсендә әдип
Шулай дип язган иде.
Шевченконың туган җирен
Бүген болыт каплаган.
Шагыйрь йөргән сукмакларны
Неофашист таптаган.
Бүлешәләр бөек илне
Олигарх коллары.
Ирек даулап, кан коялар
Уллары вә кызлары.
Тарихны бозып язарга
Азаплана капитал.
Заманында алган сабак
Алар өчен икән аз.
Шевченкодай батыр ирләр
Украинада җитәрлек.
Ихтыяр көче табарлар
Илне азат итәрлек.
Золым бетәр, хаклык җиңәр,
Яңгырар шат җырлары.
Диңгездәй дулкынланырлар
Янә иген кырлары.
Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса