Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Укучы хатлары

Язлар килер әле...

Урман-кырлар барысы саргайдылар, Ямансудыр бүген көзгә дә. Тәрәзә каршындагы каеннар да Сары күлмәк киеп тибрәлә. Усал җилләр яфракларын коя, Өзеп алып каен-анадан. Нечкә ботаклары елап кала, Күрешә алмаслар шул яңадан... Якыннары белән хушлашканда Кеше күңеле ничек түзәдер? Аерылулар кешеләрнең түгел, Агачның да үзәген өзә бит. Бөгелмәче, каен, сыгылмачы, Сагышланма, зинһар,...

Урман-кырлар барысы
саргайдылар,
Ямансудыр бүген көзгә дә.
Тәрәзә каршындагы каеннар да
Сары күлмәк киеп тибрәлә.
Усал җилләр яфракларын коя,
Өзеп алып каен-анадан.
Нечкә ботаклары елап кала,
Күрешә алмаслар шул яңадан...
Якыннары белән хушлашканда
Кеше күңеле ничек түзәдер?
Аерылулар кешеләрнең түгел,
Агачның да үзәген өзә бит.
Бөгелмәче, каен, сыгылмачы,
Сагышланма, зинһар, сабыр ит.
Ямьле язлар җиткәч,
ботакларың
Тагын яшел яфрак ярыр бит.
Рәмзия ГАЛИМОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6