Балаларга каталоглар белән эшләү һәм кирәкле китапларны табу тәртибе турында сөйләделәр.
Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадет мәктәп-интернаты укучылары өчен танып-белү чарасы оештырылды. Аны үзәк китапханә хезмәткәре үткәрде — очрашу темасы белешмә-библиография аппаратына багышланган иде.

Балалар китапханәдә кирәкле мәгълүматны эзләүнең төп кораллары белән таныштылар. Аларга каталог карточкасы: аның нинди мөһим роль башкаруы һәм үзендә нинди белешмәләр саклавы турында сөйләделәр. Алфавитлы һәм систематик каталоглар арасындагы аермаларга аерым игътибар бирелде.
Шулай ук укучылар алфавит-предмет күрсәткеченең систематик каталогка ачкыч булып хезмәт итүен белделәр һәм карточкаларны дөрес тезү тәртибенә төшенделәр.
ФОТО: Светлана КЛЕЦОВА.