Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Җир йөзенең бөтен матурлыгын килә сезгә бүләк итәсе

Көз - шул ук яз. Бары кошлар оча кирегә, Бары уйлар ага үткәнгә. Ә күңелдә һаман юл җыры, Ә күңелгә һаман җитми наз. Көз - шул ук яз!.. Шәһәребездә көзге ярминкәләр белән бергә Өлкәннәр декадасы башланды. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм кичәләре гөрләде. Бу көн уңаеннан 30...

Көз - шул ук яз.
Бары кошлар оча кирегә,
Бары уйлар ага үткәнгә.
Ә күңелдә һаман юл җыры,
Ә күңелгә һаман җитми наз.
Көз - шул ук яз!..
Шәһәребездә көзге ярминкәләр белән бергә Өлкәннәр декадасы башланды. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм кичәләре гөрләде. Бу көн уңаеннан 30 сентябрь көнне Техника йортының "Ихлас" халык фольклор ансамбле җырчылары яңа концерт программасы белән чыгыш ясап, өлкәннәрне куандырды.
Сезнең җылы карашлардан
сәхнәләргә иңсен нурлар,
Дәртләндерсен күңелләрне
таныш моңнар, дәртле җырлар.
Җырлап яшик, җырлы күңелләрне
кайгы-хәсрәт һич тә алалмас,
Моңы, көе, җырчылары булган,
теле исән халык югалмас!
Шушы матур шигырь юллары белән чараны оештыручылар - Людмила һәм Ришат Габдрахмановлар кичәне ачып, хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Кичә барышында
җырчылар Әлфия Нурмөхәммәтова, Рәсимә Кәлимуллина, Ришат Габдрахманов, Диләрә Забирова һәм "Бөркет" ансамбле егетләре, "Шатлык" балалар вокаль ансамбле башкаруында яңгыраган дәртле җырларны халык көчле алкышларга күмде. "Миләшкәй" халык бию ансамбле кызлары "Гөлләр" биюен биеп, кичәгә ямь өстәде. "Наз" халык ансамбле җитәкчесе, үзешчән композитор Ринат Минһаҗевның баянда уйнавы да тамашачы күңеленә хуш килде. Кичәнең иң күңелле мизгеле "Шатлык" вокаль ансамбле кызлары башкаруында "Чәк-чәк" җыры булгандыр.
Бу шатлыклы да, бераз моңсу да җырлы-шигырьле бәйрәм кичәсе бер тында үтеп тә китте. Алып баручылар өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомерләр теләделәр; киләчәктә яңа очрашулар насыйп булсын, дигән сүзләр белән кичәне тәмамладылар.
Әлфирә ӘГЪЗАМОВА,
Халыклар дуслыгы китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса