Газетаның 23 октябрь санында Әлфинур Шәвәлиеваның "Бабайның башы ник авырта?.." дигән мәкаләсе кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Анда сүз басма матбугат чараларында ана телебезнең никадәр бозылуы турында иде. Ни кызганыч, басма матбугат чараларында гына түгел шул андый хәл...
Хәтерлисездер, безнең Бөгелмәдә "Сандугач" исеме белән татар радиосы матур гына эшләп килде....
Газетаның 23 октябрь санында Әлфинур Шәвәлиеваның "Бабайның башы ник авырта?.." дигән мәкаләсе кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Анда сүз басма матбугат чараларында ана телебезнең никадәр бозылуы турында иде. Ни кызганыч, басма матбугат чараларында гына түгел шул андый хәл...
Хәтерлисездер, безнең Бөгелмәдә "Сандугач" исеме белән татар радиосы матур гына эшләп килде. Ни кызганыч, аның хуҗасы (үзе дә татар кешесе!), татар радиосы табыш китерми дип, аны башка дулкынга - "Милицейская волна"га үзгәртте. Шулай итеп, җирле татар радиосына, хәзерге дикторлар теле белән әйткәндә, "крест" куелды. Ябылды радио. Хәер, яңа дулкында да мантып китә алгандыр дип уйламыйм мин аларны, тыңлаганым да юк. Ник дигәндә, аның милициясен дә полиция итеп үзгәрттеләр бит инде, ягъни анысы да юк дигән сүз. Юк әйбер ничек мантысын инде ул.
Татар илендә яшибез дип горурлансак та, әллә Татарстанның көньяк-көнчыгышы башкалабыздан бик ерак булганга, әллә башка сәбәпләр аркасында, бездә нибары бер (!) дулкында гына татар радиосы тота. Нинди дулкында дисезме? Әйе, Бөгелмәдә ул 101,7 FM дулкынындагы "Болгар" радиосы булып чыга инде. Әйе, бездә башка татар телендә тыңларлык радио, сайлап алу мөмкинлеге (радиода аны альтернатива дип сөрән салырлар иде) юк. Шуңа күрә иртән эшкә барганда һәм кайтканда, үзебезнең ана телебезне, туган моңнарны тыңлыйк әле дип, шул радионы кабызырга мәҗбүрбез...
Тора-салып түгел, ләбаса! Эшкә барганда, мәсәлән, башта балаларны мәктәптә калдырабыз. Аз гына булса да, иртә белән үз ана телебездә булган камил сөйләмне тыңласыннар (радио дикторлары сөйләме шундый булырга тиеш түгелмени ул?!), яңгыраган татар моңнарын күңелләренә сеңдерсеннәр дип тырышкан булабыз, үзенә күрә. Ә анда?!.
Анда исә - "Чәкчәк-шоу" дигән сару кайнаткыч. Әйе, тозсызлыкның ачык үрнәге бу. Ник дигәндә, өч алып баручының берсе шәрран ярып акыра-бакыра башлый, икенчесе исә, әллә каушаудан, әллә зәвыгы шул чамалы, әллә гаҗизлектән, бертуктаусыз чыркылдап көлә башлый. Өченчесе исә ничек тә булса килеп туган вәзгыятьне бераз җайга салып җибәрү өчен тырыша, көйләп җибәрү ягын карый. Соңгысы ничек кенә тырышмасын, мескен, уңышка ирешә алмый - эфирны тулысынча зәвыксызлык чорнап ала. Бара инде шулай радиоэфирда урам сөйләме, анысы да татар телендә түгел әле, гомумән, нинди телдәдер ул, һич кенә дә аңлашылмый...
Биредә, үзем сирәк тыңласам да, рус телендәге радиолар эшен үрнәк итеп куярга кирәктер, бәлки?.. Алар бит ничек итсәләр итәләр, туган телләрен бозып, татар, яисә башка чит телләрдә сөйләүгә күчмиләр, ягъни үз ана телләрен бозмыйлар булып чыга. Шуңа күрә алардагы алып баручыларның чатаклыклары бик сизелмидер дә ул. Безнекеләр исә, нигездә, нәкъ менә шуларның алып бару стилен өлге итеп ала. Алуын алалар да бит, әмма туган телебезне белү дәрәҗәләре бик чамалы, сүзлек запаслары да ипилек-тозлык кына, мин сиңа әйтим. Шуңа күрә аларның стилен, нигездә, шамакайлануга күчереп калдыралар. Татар телен камил белү турында әйткән дә юк инде анысы!
Монда шунысы да кызыклы (дөресрәге кызганыч), мәгълүм радиода ана телебезне бозу очраклары турында тәнкыйть мәкаләләре басылып тора, "Чәкчәк-шоу"ның исә вакыты һаман арта бара. Тыңламыйлардыр алар үз радиоларын дигән фикер кала. Әлбәттә, "тәнкыйть - кәнфит түгел", әмма "утсыз төтен булмый" дигәне дә бар бит әле аның. Шуңа күрә радио җитәкчелеге әлеге хәлгә бераз аек карар да, төзәтмәләр дөрес якка булыр дигән өмет юк түгел. Моның өчен күп тә кирәкми бит: үзләре җитештергән продукцияне берәр иртәдә тыңлап карау, "хозурлану" да бик җитәр дип уйлыймын. Шулай булмаганда, республикада башка татар дулкыннары ачылганын көтәргә генә кала инде... Анысына исә өмет бигрәк тә аз.
Баязит АРСЛАНОВ.
Бөгелмә шәһәре.