"Радуга" гаиләне социаль яклау үзәгендә балаларга һәм яшүсмерләргә сәламәт яшәү күнекмәләре бирә торган чара узды.
Ольга ЛУКАШОВА,
үзәк педагогы.
Альбина Титова фотосы.
"Форт Бояр" стилендә оештырылган уенлы чара иде ул: команда булып берләшкән балалар бина буйлап "станция"ләрне эзләделәр, биремнәрне үтәделәр. Ә биремнәрнең белемгә, уйлау-фикерләүгә корылган һәм акыл-зиһен үсешенә йогынты ясардайлары да, нәни генә шакмак, яисә башка фигура эченә күмәкләп сыеп басарга кирәк булганнары, физик активлык сорый торганнары да бар иде.
Балаларга уен бик ошады. Алар, команда булып уйнагач, бер-берсен ишетергә, аңларга, уртак карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Ә инде ахырда, "Хәзинәләр сандыгы"н эзләп табып, ачып, аннан "алтын" кисәкләре - татлы призлар җыеп кинәнделәр. Шатлыкның иге-чиге булмады. Балалар түземсезлек белән аның дәвамын көтәләр.