Үткәнне искә алырга җыела ветераннар
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан Күпләр илгә кире кайтмады, Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөрде капканы. /Р. ӘХМӘТҖАНОВ/. 9 Май - халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулган көн шәһәр, республика һәм, гомумән, Россия күләмендә киң билгеләп үтелде. Безнең Кодаш авылында да узды андый тантаналы чара. 8 май...
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Күпләр илгә кире кайтмады,
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
/Р. ӘХМӘТҖАНОВ/.
9 Май - халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 ел тулган көн шәһәр, республика һәм, гомумән, Россия күләмендә киң билгеләп үтелде. Безнең Кодаш авылында да узды андый тантаналы чара. 8 май көнне барыбыз да митингка җыелдык.
Авыл китапханәчесе Ирина Заһидуллина, митингны ачып, бу Җиңүнең бөек югалтулар хисабына яулап алынуын ачынып сөйләде. Аннары сүзне авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсаровага бирде. Ул фронтка киткән авылдашларыбыздан бары тик яртысына якынының гына туган нигезгә әйләнеп кайта алуы, тылда халыкның, көнне төнгә ялгап, "Барысы да - фронт өчен, барысы да - җиңү өчен!" дип эшләве, ятим калган балалар хәсрәте турында бәян итеп, менә инде 70 ел илебезнең тынычлыкта яшәвен, шушы тынычлык өчен башларын салган, үзләрен корбан иткән әтиләребез һәм бабайларыбызга мәңге бурычлы икәнлегебезне ассызыклап үтте. "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев, мәктәп директоры Наил Мөэминов шулай ук халкыбыз өчен бу Бөек Җиңүнең әһәмиятен мисаллар китереп, тетрәндергеч итеп сөйләделәр.
Митингтан соң мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бик күркәм концерт карадык. 20 - 25 кешедән торган укучылар ансамбле бик оста чыгыш ясады, араларында кечкенә сыйныф укучылары да бар иде. Укыган шигырьләре, башкарган җырлары йөрәкләргә үтеп керде, күз яшьләре белән тыңладык без аларны. Афәрин, сынатмадылар, бик шәп әзерләнгәннәр.
Авыл үзешчәннәре Марат Мирзахмәтов, Илшат Кәримов, Илнур (фамилиясен хәтерләмим, гафу итегез) үтә оста җырладылар. Марат үзе гармунда уйнап җырлады. Алма агачыннан ерак төшми дип, тикмәгә генә әйтмиләр инде, ул - моңлы җырчы, гармунчы, авылыбызның бик тә хөрмәтле кешесе Марсель Мирзахмәтовның улы (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, бик иртә китте ул безнең арадан).
Концерттан соң безне чәй табынына дәштеләр. Ризыкларның муллыгыннан өстәлләр сыгылып тора иде. Табын депутатыбыз Илсур Касыймовның матди ярдәме белән оештырылды диделәр. Барлык ветераннар исеменнән аңа, ашсуларны әзерләгән хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бу сагышлы да, тантаналы да көнне халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорында кичергән газапларын искә төшереп хәсрәтләнсәк, илебезнең 70 ел инде тыныч тормышта яшәвенә сөенеп, рәхмәтләребезне әйтеп таралыштык өйләребезгә. Тынычлыкка бернәрсә дә җитми, Раббым, халкымны мәңге тынычлыкта яшәт. Яңадан сугышлар гына була күрмәсен!
Үткәнен утлы елларның
Искәртеп ата таңнар;
Үткәнне искә алырга
Җыела ветераннар.
Күңелләрдә яз аеның
Бар шатлыгы, бар яме,
Күк йөзендә - күгәрченнәр,
Илдә - Җиңү бәйрәме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа