Бөгелмә чисталыгы үзебездән тора
Мин көн саен диярлек җәяүлеләр йөри торган күпер аша Соколка тавына күтәреләм. Аста елга ага. Кышын ул туңмый, шуңа күрәдер кыргый үрдәкләр кышлады анда. Шул тирәдән үтеп-сүтеп йөрүчеләр аларга ашарга да бирә. Ә менә бүген андагы хәлләрне күреп шаккатарлык. Нәрсә генә ташламыйлар суга: машина көпчәкләре дә, пластик шешәләр, капчыкларга тутырылган...
Мин көн саен диярлек җәяүлеләр йөри торган күпер аша Соколка тавына күтәреләм. Аста елга ага. Кышын ул туңмый, шуңа күрәдер кыргый үрдәкләр кышлады анда. Шул тирәдән үтеп-сүтеп йөрүчеләр аларга ашарга да бирә. Ә менә бүген андагы хәлләрне күреп шаккатарлык.
Нәрсә генә ташламыйлар суга: машина көпчәкләре дә, пластик шешәләр, капчыкларга тутырылган көндәлек чүп-чар дисеңме - барысы да бар, ауган агачлар да бихисап. Мәчет һәм чиркәү яныннан баш алган бу чишмәне чиста итеп күрәсе килә дә бит, юк шул.
Аннары, кайчандыр шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбе янында күпер астында шундый җитез инеш ага иде. Кызганыч, бүген юк инде ул, ә ерым чүп-чар белән тулган. Ул чүпне шул тирәдә яшәүчеләр алып килеп ташлаган бит инде. Җәмәгать, табигатебезгә хөрмәт белән карау җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа