Сәбәпләре ачыклана.
Узган шимбәдә 13:52 сәгатьтә 64нче янгын сүндерү-коткару бүлегенә Бөгелмәдә Маяковский урамындагы янгын турында хәбәр килгән. Йорт тирәсендәге корылма янган.
13:58 янгын урынында бөтен мәйданда ачык яну күзәтелә. Тышкы ишек ачык була. Милекче янгын сүндерүчеләрне каршы ала һәм эчтә беркем дә юк, дип хәбәр итә. Ут таралу куркынычы булмый.
Янгын нәтиҗәсендә 3 кв. м мәйдандагы каралты-кура юк ителгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.