Бөгелмә студенты Профсоюз стипендиясе дипломына лаек булды
Яңалыклар

Бөгелмә студенты Профсоюз стипендиясе дипломына лаек булды

Дипломны министр һәм профсоюз рәисе тапшырды.

«Медицина ДНКсы» хәрәкәтенең республика чарасы кысаларында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы профсоюз стипендиатларына дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләнүчеләр арасында — А. П. Вязьмин исемендәге Бөгелмә медицина көллиятенең «Дәвалау эше» белгечлеге буенча 3 курс студенты Евгения Ермолаева. Евгения югары академик нәтиҗәләр күрсәтә, төркем старостасы булып тора, көллиятнең иҗтимагый тормышында актив катнаша, волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Стипендиатларга дипломнарны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнар Хөснетдинова тапшырды.

Профсоюз стипендиясен алу — казанышларны тану һәм бер үк вакытта җаваплылык та.