Уникаль басма — ул иллюстрацияләр җыентыгы гына түгел,ә значоклар һәм медальләр аша шәһәрнең үткәненә чын сәяхәт.
Зурлыгы буенча кечкенә, әмма чорның әһәмиятле символлары тарихны яраткан яки үзе берәр кыйммәтле әйбер җыйган һәркемне кызыксындырачак. Басмада тәкъдим ителгән значоклар, медальләр төп вакыйгалар, сәнәгать казанышлары, мәдәни тормыш һәм Бөгелмә тарихында зур эз калдырган кешеләр белән бәйле.
Үзәк китапханәдә презентациягә җирле оешма вәкилләре, мәдәният һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, иҗади шәхесләр, мәктәп укучылары, басмага мәгълүмат җыюда ярдәм итүчеләр җыелды.
Китап авторлары — Бөгелмәнең Мактаулы гражданины, эшмәкәр, туган якны өйрәнүче, меценат Владимир Миняев һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Алена Ефимова. Алар җыентык идеясенең ничек тууы аны тормышка ашырганда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килүе турында сөйләделәр.
— Шәһәребезгә һәм Бөгелмә территориясендә урнашкан предприятиеләргә багышланган значоклар коллекциясен җыюга дүрт ел китте. Кайберләрен аукционнарда сатып алдык, шактый өлешен җирле коллекционерлар бирде, — дип билгеләде Владимир Иванович. — Хәзер инде Советлар Союзындагы кебек значоклар чыгару һәм коллекцияләү традициясе, мәдәнияте юк. Моны кешеләрнең хәтерендә калдырырга теләдем, өстәвенә нәкъ менә кәгазьдә.
Китапта шәһәрдә һәм Бөгелмә предприятиеләрендә әһәмиятле вакыйгаларга булдырылган 120 медаль һәм значоклар турында мәгълүматлар тупланган.
Бөгелмә шагыйрәләре Ольга Стрелкова-Костюнина, Зәйтүнә Искәндәрова һәм Гөлҗиһан Гайнуллина үзләренең шигырьләре белән презентацияне бизәделәр. Музыкаль чыгышлары белән Рамил Габитов, Эдуард Гафиятуллин куандырды.
Туган якны өйрәнүче тарихчы Станислав Недобежкин китаптан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Күп кенә кунаклар авторларга тарихка игътибарлары һәм хәтерне саклау, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү эшендә максатчанлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.