Бөгелмәдә туган космонавтның казанышлары дәүләт тарафыннан танылды.
Россия Президенты Владимир Путин космонавт‑сынаучы Сергей Рыжиковны «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының III дәрәҗәсе белән бүләкләү турында указ имзалаган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыккан.

Дәүләт бүләге пилотлы космонавтиканы үстерүгә керткән зур өлеше һәм Халыкара космик станция экипажы составында озак вакытлы очыш барышында күрсәткән батырлыгы өчен тапшырылган.
Сергей Рыжиков 1974 елда Бөгелмәдә туган. Хәзер ул Мәскәү өлкәсендәге Юрий Гагарин исемендәге Космонавтлар әзерләү үзәгенең космонавтлар отрядында инструктор‑космонавт‑сынаучы булып эшли.