Мәскәүдә яшәүче оныгым гаиләсе белән кунакка кайтканнар иде. Йортыбыз янәшәсендәге "Продукты" кибетендә көне-төне спиртлы эчемлек сатуларын күреп, шаккаттылар алар. Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр исерткеч эчемлек сатуны тыю турындагы законның үтәлмәвенә бик гаҗәпләнделәр.
Мин үзем дә Абдулла Алиш һәм 14 Шәһит урамнары чатында урнашкан әлеге сәүдә ноктасында законның үтәлмәвенә...
Мәскәүдә яшәүче оныгым гаиләсе белән кунакка кайтканнар иде. Йортыбыз янәшәсендәге "Продукты" кибетендә көне-төне спиртлы эчемлек сатуларын күреп, шаккаттылар алар. Кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр исерткеч эчемлек сатуны тыю турындагы законның үтәлмәвенә бик гаҗәпләнделәр.
Мин үзем дә Абдулла Алиш һәм 14 Шәһит урамнары чатында урнашкан әлеге сәүдә ноктасында законның үтәлмәвенә борчылып, бер тапкыр газетабызга язган идем инде. Кызганыч, нәтиҗәсе генә булмады. Төнлә белән керемнәре аеруча мулдыр бу сәүдәгәрләрнең, ник дисәң, ишекләре ябылып тормый. Подъезд ишек төпләрен дә, балаларның уен мәйданчыгындагы беседканы да сәрхушләр били. Аларның акыру-бакыруларыннан бу тирәдә яшәүчеләр тәмам гарык инде. Сүз әйтергә берәү дә җөрьәт итми. Ишетмәгәнне ишеттерүләреннән куркалар. Үзара сугышканнарын күреп, полициягә хәбәр
итүчеләр булды булуын. Килделәр дә закон сакчылары, сугыш чукмарларын "татуландырып", китеп тә бардылар. Вәссәлам! Сәүдә итүчеләргә ләм-мим
сүз әйтүче юк. Шәһәребезнең төрле почмакларыннан аракыга, сырага мохтаҗлар машина белән бирегә агыла.
Ашамлыклар кибетләрендә исерткеч эчемлекләр сатуны бөтенләй тыйган урыннар бар икән хәзер. Сүз дә юк, бик әйбәт башлангыч. Безнең матур
шәһәребездә дә урнаштырылыр дип ышанасы килә бу тәртипнең. Иң беренче нәүбәттә без сүз куерткан кибеттән башлыйсы иде аны.
Ягсуп МОРТАЗИН,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.