Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Сугыш чоры балалары тумыштан ук тыл хезмәтчәне

Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды, шәһәр күләмендә үткәннәрендә дә без укучылар белән актив катнаштык. Ә Җиңү бәйрәме алдыннан сыйныф сәгатенә сугыш чоры баласы Мөслимә апа Камиеваны чакырдык. Аның сөйләгәннәрен укучылар да, үзем дә йотлыгып тыңладык. Тәэсирләремне "Бөгелмә авазы" газетасы укучылары белән дә уртаклашасым килә. "Минем әтиемне...

Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар узды, шәһәр күләмендә үткәннәрендә дә без укучылар белән актив катнаштык. Ә Җиңү бәйрәме алдыннан сыйныф сәгатенә сугыш чоры баласы Мөслимә апа Камиеваны чакырдык. Аның сөйләгәннәрен укучылар да, үзем дә йотлыгып тыңладык. Тәэсирләремне "Бөгелмә авазы" газетасы укучылары белән дә уртаклашасым килә.

"Минем әтиемне авылдан беренче кеше итеп сугышка алганнар, - ди Мөслимә Камиева. - Әти сугышка киткәндә туып та өлгермәгәнмен, әнием карынында калып, беркайчан да әти йөзе күрмәдем, бер тапкыр да "Әти" диеп дәшәргә насыйп булмады. Минем кебекләр күптер. Әтидән нибары бер хат килә һәм ул соңгы хат була. Сугыш барысының да матур хыялларын җимерә. Минем әтием дә сугышта хәбәрсез югалган.
Сугышның иң авыры сезнең өскә төшкән, хәбәрсез югалган әтиләребез. Сезгә тудырган балаларыгызны канат астына куеп, яклап, саклап үстерергә насыйп булмады. Бик яшьли башларыгызны кайларда салдыгыз? Сезне хөрмәтләп җирли дә алмадык, кичерегез без балаларыгызны...
Сугыш вакытында бар кеше дә тигез иде. Сугыштан соң исә бик тиз аякка басарга туры килгән ятимнәргә. Тол калган хатыннарга тормышның иң авыры башлана. Минем әнием Бәдигөлҗамал Гыйльманова - Чирмешән районы Лашман авылында туып, авыр хезмәтен колхозда куйган кеше. Кечкенә вакытта әнинең йөзен бөтенләй хәтерләмим дә. Әни 23 яшендә тол калган. Газиз балаларына әти дә, әни дә булып яшәгән. Ике бала, карт әби - әнием карамагында. Ул эштән кайтканда без йоклыйбыз инде, аның елаганын ишетеп уянабыз. Хәтердә калганы: бозга каткан чабатаны кул белән чишәргә көче җитмәгәч, елый-елый теш белән чишәргә тырышулары һаман да күз алдымда йөрәкне әрнетеп тора. Әнием инде вафат. Гомер буе ул әтиемне көтеп яшәде. Аңа рәхмәтем чиксез зур. Беркайдан ярдәм күрмәгән әнием тырышты, тырмашты, балаларын аякка бастырды, кеше итте. Авыр тормыштан бер генә дә зарланмады. Әнием, урының оҗмах түрендә булсын!
Ә бүген исән-сау гына яшәгән ветераннарны бәйрәм белән котлыйм. Сез хәзер дә сафта, хөкүмәт белән бергә балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгызга ярдәм итеп яшисез. Исәнлек телим сезгә. Ә без, сугыш белән рәнҗетелгән балалар, үз көчебез белән яшибез дә яшибез әле..."

Рәсемдә: Мөслимә апа Камиева 5 "Б" сыйныфы укучылары белән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса