Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

“Аларны догадан мәхрүм итмик”

"Бөгелмә авазы" газетасының 3 июнь санында менә шушындый баш астында язма басылып чыккан иде, авторы - Кодаш авылыннан Әхмәтҗан Хәйдәров. Анда хезмәт ветераны үзен борчыган бер мәсьәләне күтәрә. "…Элгәре елларда Җиңү бәйрәмен авылыбыз мулласы дога укып башлап җибәрә иде. Быел исә: "Анда сын тора, димәк, дога укырга ярамый", - дип,...

"Бөгелмә авазы" газетасының 3 июнь санында менә шушындый баш астында язма басылып чыккан иде, авторы - Кодаш авылыннан Әхмәтҗан Хәйдәров.
Анда хезмәт ветераны үзен борчыган бер мәсьәләне күтәрә. "…Элгәре елларда Җиңү бәйрәмен авылыбыз мулласы дога укып башлап җибәрә иде. Быел исә: "Анда сын тора, димәк, дога укырга ярамый", - дип, бу изге гамәлдән баш тартты. Ә бит ул һәйкәл илебез азатлыгын сакларга киткән авылдашларыбыз истәлегенә куелган. 200 авылдашыбыз сугышка китеп, туган якларына әйләнеп кайта алмады. Аларга чит-ят илләр, җирләр туфрагы юрган булды. Аларны беркем дә, бар шартларын туры китереп, мөселманча җиргә иңдерә алмаган бит: госел дә коендырмаган, кәфенлек тә текмәгән. Менә шушы Бөек Җиңүне безгә бүләк иткән, моның өчен гомерләрен дә кызганмаган авылдашларыбызга бер дога да ярамый булып чыгамыни?" - дип сорый һәм Бөгелмә үзәк
мәчете мөхтәсибәтеннән бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенә.
Ниһаять, әлеге язмага җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә: "Безнең авылда вафат булган авылдашларыбызны һәр җомга намазыннан соң искә алу - дәвамлы матур гореф-гадәтләребезнең берсе. Алар рухына дога кылабыз, сәдака бирешәбез. Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә карата исән ветераннар хөрмәтенә, вафат булган бабайларыбызга мөхтәсибәт тарафыннан бик күп эшләр эшләнә. Кодаш авылы мәчетендә 8 май көнне, Бөек Җиңүнең
70 еллыгына багышлап, җәмәгать белән Коръән укылды, дога кылынды.
Рәфкать хәзрәт СӘЙФУЛЛИН,
Кодаш авылы мәчете имам-хатыйбы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса