Менә без кыйсса дип сөйлибез. Ә нәрсә соң ул кыйсса?
Бу сүз татар теленә гарәп теленнән кергән. Ул "хикәя", "тарихи вакыйга", "риваять" дигән төшенчәләрне аңлата. Шулай ук гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә "кыйсса" атамасы белән хикәят, повесть, әкият, риваять һәм башка жанрларны атыйлар.
Кыйсса - героик, мәхәббәт-романтик, дини-суфи, әкияти, тарихи...
Менә без кыйсса дип сөйлибез. Ә нәрсә соң ул кыйсса?
Бу сүз татар теленә гарәп теленнән кергән. Ул "хикәя", "тарихи вакыйга", "риваять" дигән төшенчәләрне аңлата. Шулай ук гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә "кыйсса" атамасы белән хикәят, повесть, әкият, риваять һәм башка жанрларны атыйлар.
Кыйсса - героик, мәхәббәт-романтик, дини-суфи, әкияти, тарихи сюжетларны үз эченә ала; анда гыйбрәтле, маҗаралы, кызыклы вакыйгалар тасвирлана. Шул ук вакытта шәрык әдәбиятына хас чынбарлык белән фантастиканы берләштергән образлар һәм ысуллар да кулланыла; романтик сәнгати фикерләү тибы өстенлек итә. Шулай ук лирик чигенешләр, автор, әсәр геройларының фәлсәфи уйланулары урын ала.
"Кысалы кыйссалар" аерым бер төрне тәшкил итәләр. Аларда берничә мөстәкыйль сюжет бер булып берләшә. Татар әдәбиятында кыйсса жанрындагы әсәрләр XIII гасырдан ук билгеле. Мәсәлән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ы, Рабгузиның "Кыйссасел әнбия"се, XIV гасыр төрки-татар әдәбияты ядкаре "Кыйссаи авык" ("Тау кәҗәсе турында хикәят"). Әлеге әсәрнең нигезен явызлар кулына эләккән кыргый газәлнең Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тарафыннан
коткарылуы турында маҗаралы сюжет тәшкил итә. Кыйссада Пәйгамбәребезнең мәрхәмәтлелек һәм гадәттән тыш мөмкинлекләре турында бәян ителә. Аның ныклык һәм әйткән сүзгә тугрылык сыйфатлары хуплана. "Кыйссаи авык" Идел буе һәм Урал төбәге татарлары арасында зур популярлык казана, кулъязма рәвешендә күп нөсхәләре таратыла.
Әлфинә КӘРИМОВА әзерләде.