Балалар паркының үзәк өлешендә урнашкан "Яшел беседка" җәйге уку залы шәһәрдәшләребезнең яраткан ял итү урынына әверелде инде.
Ирина ТӨХВӘТУЛЛИНА,
үзәк китапханәнең
хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.
Фото - китапханә архивыннан.
Бирегә килүчеләр күңеле теләгән китапны укып бер хозурланса, төрле мастер-классларда, әдәби викториналарда катнашып, тагын бер рухи рәхәтлек ки-черә ала. Акция кешеләрне укуга җәлеп итүгә һәм шул ук вакытта бөгелмәләрнең танып-белүгә ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлтелә. Китапханә әлеге акция барышында китапны укучыга мөмкин кадәр якынайта төшүне, бөгелмәләрнең ялын файдалы һәм нәтиҗәле итү, алай гына да түгел, гаилә белән интеллектуаль ял итү традицияләрен кабат кайтаруны максат итеп куя.
Беренче көнне "Китап кыстыргычларын - үз кулларыбыз белән" дигән мастер-класс үткәрелде. Балалар төсле кәгазьләрдән китап битенә кыстыру җайланмаларының нинди генә формалыларын, нинди генә төрләрен ясамадылар!
Икенче көнне китапларны тәртип белән тезеп кую серләренә төшенделәр. Китапларга тәр-тип саны, штамп сугылды, ягъни алар китапханә кануннарына
туры китереп, теркәлде.
Өченче көнне "Җәйнең серле төсләре" дигән темага кызыклы уен көтә иде. Яшь китап сөючеләр үзләренең белемнә-рен, җитезлекләрен күрсәттеләр. Пазллардан әкияти картиналар җыйдылар, әкиятнең исемен, авторын әйтергә тиеш булдылар, тылсымлы кар бөртекләре атышу, "атта узышу" дисеңме - күп- төрле мавыктыргыч уеннар һәм җиңүчеләргә тәтегән призлар җәлеп итте ул көнне.
Дүртенче көнне исә "Яшел беседка" теләгән һәр кешене "Тылсымлы куллар" дип атала торган мастер-класска чакырды. Акбаш авыл китапханәсендә эшләүчеләр бу көнне гади газета кәгазеннән ваза, шкатулка, хәтта фил ясарга өйрәтте.
Җәйге уку залының беренче эш атнасы уңышлы үтте. Балаларның елмаюлары, шат авазлары һәм алар эшен күзәтеп торган зурларның хуплаулы карашлары астында узган ул сәгатьләр шәһәребезгә мондый акцияләрнең бик кирәк икәнен күрсәтте.