Мәктәп – тату гаилә ул
Менә чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Киеренке хезмәт елы төгәлләнә. Бу ел дәвамында Иске Исаково мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы нәниләр тату бер гаилә булып яшәделәр: шатлыкларын һәм борчуларын уртаклаштылар, укырга һәм язарга, ә иң мөһиме, алар дус булырга өйрәнделәр. Уку елы ахырында балаларның бердәм командасы яраткан укытучыларына бүләк әзерләргә булды....
Менә чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Киеренке хезмәт елы төгәлләнә.
Бу ел дәвамында Иске Исаково мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы нәниләр тату бер гаилә булып яшәделәр: шатлыкларын һәм борчуларын уртаклаштылар, укырга һәм язарга, ә иң мөһиме, алар дус булырга өйрәнделәр. Уку елы ахырында балаларның бердәм командасы яраткан укытучыларына бүләк әзерләргә булды. Гади бүләк түгел - үз куллары белән ясаганны. Ярдәмгә Иреклеләр үсеше координацион үзәгеннән дусларын чакырдылар.
18 май көнне Иске Исаково мәктәбенә иреклеләр десанты килеп төште. Эш кайнап торды ул көнне, һәркем кулдан килгәнчә тырышты. Уен-көлке, шаян сүз, мәктәп тормышыннан кызыклы кыйссалар сөйли-сөйли, табышмаклар әйтешә-әйтешә, ике сәгатьтән артык вакыт узганы сизелми дә калды. Уртак тырышлык нәтиҗәсе булып, балалар шаян һәм наян Көнбагыш иҗат иттеләр. Көнбагыш - дуслык һәм татулык, ярату билгесе.
Арыган, әмма үз эшләреннән бик канәгать булган укучылар аны яраткан укытучылары Зөлфия Түзем кызы Җиһангировага бүләк иттеләр. Иреклеләр вәкилләре, үз чиратында, укучыларның үзләренә сувенирлар бүләк иттеләр. Менә ичмасам сюрпризлы көн!
Кадерле укучылар! Барыгызны да уку елы төгәлләнү уңаеннан ихлас котлыйбыз! Яхшы ял итеп, киләчәктә дә тырышып укуыгызны телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа