25 апрель 2012 яңалыклары
-
Искә алу кичәсе
Узган атнада "Мәгърифәт" клубы вәкилләре Укытучылар йортында, милләтебезнең бөек шәхесе Габдулла Тукайның 26 апрельдә туган көне уңаеннан, искә алу кичәсе уздырды.
-
“Үтәлмәгән вәгъдәләр”
"Бөгелмә авазы" газетасының 22 февраль санында "Үтәлмәгән вәгъдәләр" дигән баш астында (авторы - күрү буенча I группа инвалид Миңлегөл Зыятдинова) тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан иде.
-
Болары – бигрәк мөһим
Шимбә көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Илдус Касыймов язның иң мөһим беренчел бурычларын ачыклады: алда торган чәчү кампаниясе һәм район территориясен чистарту.
-
Мәсьәлә кискен кала бирә
Узган җомга көнне хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе чираттагы киңәшмәсен уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
-
Янгын афәтеннән сак булыйк!
Татарстан территориясендә 15 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Моңа бәйле рәвештә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җәза чаралары да кырыслана.
-
Яңалыклар
Солдат китә илгә хезмәткә Табигатьнең иң матур фасылы - ямьле яз килүгә, егетләребезнең армия сафларына китәр вакыты да җитте. 20 апрель көнне шушы уңай-дан Яшьләр сараенда "Солдат китә илгә хезмәткә" дип исемләнгән чара узды. Бу юлы армия сафларына Бөгелмә районыннан 170кә якын егет китә. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры...
-
Кемнән үрнәк алалар?
Юлларда балаларның иминлеге мәсьәләсе елның теләсә кайсы фасылында да актуаль булып кала.
-
Бөгелмә чибәрләре – Татарстан гүзәлләре
19 яшьлек Бөгелмә кызы, Казан вузларының берсендә инженер-эколог белгечлегенә укучы студентка Земфира Шәрәфиева "Краса России" Гомумроссия җәмәгатьчелек хәрәкәте һәм "Персона" модель агентлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсында "Краса Татарстана-2012" титулын алды.
-
Япь-яшь Тукай каршында чал башлар да иелә...
Иртәгә - Тукай туган көн. Иртәгә - татар милләтенең рухын-җанын, әрнүен-сагышын, шатлыгын-сөенечен җыр аша ачып салган, татарның горур милләт баласы икәнлеген киң җиһанга гына түгел, хәтта татарның үзенә дә аңлата алган олуг Шагыйрь көне, бөек Шигърият көне. Олымы ул, кечеме ул - Тукай исемен бер генә мәртәбә булса да телгә...