21 декабрь 2011 яңалыклары
-
Tатар теле югалмас
16 декабрь көнне Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районы һәм Бөгелмә муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре катнашында Әсәкәй урта мәктәбендә "түгәрәк өстәл" узы. Очрашуның төп сәбәбе бу ике район арасындагы килешүгә кул кую иде. Килешүнең максаты - татар милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклап калу.
-
Яшел чыршы, балкып торчы!..
Яңа ел бәйрәме - балалар өчен дә, олылар өчен дә бик күңелле чор ул. Һәр йортта диярлек урман сылулары - чыршылар бизәлә. Өмет тулы шатлыклы мизгелләр хәсрәтле көннәргә әверелмәсен өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бу чорда аеруча игътибарлы булу сорала. Ә ул кагыйдәләр бик гади.
-
Ышандырганнар...
13 декабрь көнне билгесез адәмнәр 1925 елгы пенсионер әбине ышандырып алдап, аның 75 мең сум акчасын урлап киткәннәр...
-
Гөнаһлы гамәл
Быел, Габдулла Тукай елында, бөек шагыйребезнең каберен тәртипкә китерү нияте белән Татарстан Язучылар берлеге бик тә саваплы эш башкарды, кабер өсте тигезләнде, анда яңа мәрмәр таш куелды.
-
Абруй-хөрмәткә ия ул
Яшәү яме - кешеләргә шатлык китерә алсаң, Соңгы сулышыңа кадәр кеше булып калалсаң, Яшәү яме - ил-җиреңдә абруй-хөрмәт яуласаң, Гомернең Ходай бүләге икәнлеген аңласаң...
-
Хезмәткә хөрмәт
Нәтиҗәле хезмәте һәм Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Ризидә Сөләйман кызы ГАЛӘМОВАга "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Заводка эшче куллар кирәк
Төрле белгечлекләр буенча эш эзләүче 200ләп кеше 15 декабрь көнне Бөгелмә электр насослары заводына җыелды. Бу көнне "БЭНЗ" ачык акционерлык җәмгыяте, мәшгульлек үзәге белән берлектә һәм Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ярдәме белән, "Эш бирүче көне" үткәрде.