18 апрель 2012 яңалыклары
-
Эшкә ныклап тотыныр вакыт
13 апрель көнне Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне төзекләндерү, ишле гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлеп бирү эшләренең барышы тикшерелде.
-
Дөрләп янсын, көл булсын!
"228не - учакка!" - "Курс-М" шәһәр студентлар клубының 7 апрель көнне үзәк базар территориясендә уздырган чираттагы акциясе әнә шулай дип атала иде.
-
Журналистлар съезды
11 апрель көнне Казан шәһәре милли-мәдәни үзәгендә ТатарстанРеспубликасы журналистлары съезды узды. Аның эшендә ТР ДС Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.Камалтынов, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәк-чесе М.Моратов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Р.Ратникова, РФ Журналистлар берлеге сәркатибе А.Джазоян һәм башкалар катнашты.
-
Дәүләт власте һәм җирле үзидарә вәкилләре киңәшә
11 апрель көнне Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте бинасында авыл җирлекләре башлыкларының зона семинар-киңәшмәсе узды.
-
Халык иминлеге сагында
10-11 апрель көннәрендә Карабаш бистәсен су баскач, авыл өлеше икегә бүленгән иде. Тау очында яшәүчеләрне кирәкле җиргә махсус транспорт белән йөртү оештырылды. Ике тәүлек буена халыкка хезмәт күрсәткән өлкән сержант Илдар Муллахмәтов, участок полиция хезмәткәре Раил Минсафин һәм шофер Радик Бадамшинга халык зур рәхмәтләрен җиткерде. Рәсемнәрдә: өлкән сержант И.Муллахмәтов, участковый...
-
Үз телебездә сөйләштек
Россия Президенты Д.Медведев тарафыннан кабул ителгән "Уңайлы мохит" программасына нигезләп, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен уздырдык.
-
Авылым һәйкәлләре
Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан минем дә үзем яшәгән Карабаш авылы тарихын тирәнтен өйрәнәсем килә. Аны авылдагы тарихи урыннарны барлаудан башларга булдым.