Безнекеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Европадан көмеш кайтты
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов Бөгелмәнең яшь спортчысы Александр Красныхны һәм аның тренеры Сергей Кузнецовны олы җиңү уңаеннан тәбрик итте.
-
Алдынгыларны бүләкләү
Бөгелмә районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын тантаналы төстә бүләкләү күркәм традициягә әверелде.
-
Бөгелмә телевидениесенең тарихи әһәмияте
Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар! Бу хезмәтне язарга утыргач, мәктәп еллары исемә төште. Татар әдәбиятыннан Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү дәресе. Укытучы әллә ни күп сөйләп тормады, "Күп тапкырлар ишеткәнче, бер тапкыр күрүегез хәерле булыр", - дип, аның турында җирле телевидение әзерләгән тапшыруны күрсәтте. Күп еллар үтсә...
-
Шәһәребезнең спорт йолдызлары
9 августта Бөгелмә машина төзүчеләр заводы стадионының яшел чирәмендә музыка һәм шаян авазлар әтрафында предприятие һәм уку йортлары коллективлары Физкультурачылар көнен бәйрәм итте.
-
Көч, теләк һәм ихтыяр бар
2 август көнне шәһәребезнең чаңгы базасы территориясендә Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган тантана гөрләде. Чара шәхсән әлеге датага багышланса да, киң колачлы үтте - Бөек Ватан сугышы ветераннары да, әфган сугышы батырлары да һәм, гомумән, Ватаныбызны саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм затларыбыз да читтә калмады.
-
Район уракка төште
Бөгелмә районы игенчеләре көзге бөртекле культураларны җыеп алуга кереште.
-
Рухыма сөю салган ул
Педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Галимулла кызы Каюмова - бихисап күп укытучылар үстергән мөгаллимә-остаз. Ел саен иллеләп яшь укытучы һәм тәрбияче, аның күкрәгеннән очкан ак күгәрченнәрдәй, туган ягыбызның мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына юнәлә.
-
Йөз төрле игелекле эш
Бөгелмәнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә экологик тәрбия темасы бөтен эшчәнлекнең үзәгеннән кызыл җеп булып сузыла, чөнки ул тәрбия процессында дәвамлы эш алып барырга мөмкинлек бирә.
-
Игелек җирдә ятмас
Без шундый заманда яшибез ки, бер-береңә ярдәм итешү, үзара дустанә мөнәсәбәт дигән төшенчәләр бүген бик актуаль яңгырый. Миңа, шәһәребезнең Локомотив урамында яшәүче сугыш ветеранына, алар үтә дә якын, чөнки шәхси йортта яшә-гәнгә, өлкән яшьтә хуҗалык итү авыр чакларда якын танышларым да, укучылар да һәрчак ярдәмгә килергә әзер торалар.
-
Президент белән очраштылар
9 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия һәм халыкара фән олимпиадаларында җиңүче, бүләкләнүче укучылар, аларның мөгаллимнәре белән очрашты.
-
Солдат йөрәгендә – илне сөю
Бөгелмәнең картлар йортында бер бик тыйнак сугыш ветераны яши. Лаврентий Васильевич Васильев ул. 20 июньдә аңа 87 яшь тула. Яше инде олы һәм хәрби хезмәт елларында күрү сәләтен югалткан булуына карамастан, кешелекне фашизмнан коткаруда катнашкан җиңүче солдат рухын йөрәгеннән җуймаган-югалтмаган көр күңелле кеше ул үзе...
-
Әскәр батыр
Дәүләтебезнең таҗы булган олы йолабызны, барыбыз бертуган кебек, бергә кушылып башкардык. Беренчедән, мәйданда мөселман рухына тап төшерерлек нәрсәләр сатылмады, икенчедән, урман аланнарында чатырлардан күләгәле кәрвансарайлар корылып, халык өчен зур кадер-хөрмәт булды, өченчедән, мәдәният учаклары һәм сәүдә предприятиеләре безнең күңелебезне күрер өчен нык тырышты. Ел әйләнәсендә үткәрелә торган олы-олы бәйрәмнәрдән күкрәгебездән...
-
Президент Рәхмәте
WorldSkills Russia-2014 дип аталган II Милли чемпионатта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен В. Шашин исемендәге "Татнефть" ачык акционерлык җәм- гыятенең Бөгелмә механика заводы конструкторлык-технология хезмәте технигы Алексей Николаевич ЧЕРНУХАга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
Хезмәткә – хөрмәт
Бөгелмә муниципаль районы "Җирлекара үзәк китапханә" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Наилә Мәгъсүм кызы ШӘРӘПОВАга Татарстан Республикасы Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Иң яхшы инспектор
27 - 28 май көнне Казанда "Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре" исемен дәгъва итүчеләрнең өченче рес-публика конкурсы төгәлләнде.