Бөгелмә районы игенчеләре көзге бөртекле культураларны җыеп алуга кереште.
Җирле хакимиятнең матбугат хезмәте мәгълүматларына нигезләп,
Әлфия МОСТАФИНА әзерләде.
Быел урып-җыю, көннәр салкын һәм яңгырлы торганга, гадәттәгедән соңрак башланды. Муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов узган атна ахырында кырларда эшнең барышы белән танышты. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык бөртеклеләрне җыйнауга беренчеләрдән булып тотынды. Биредә көзге культуралар биләгән мәйдан 1 100 гектар тәшкил итә. Механизаторлар бер көндә 60 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп алган, уңыш гектарыннан уртача 27 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә, саламны төргәкләп, фермаларга ташыйлар һәм саклауга куялар. Хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев әйтүенчә, мондый югары уңышка алар барлык агротехник чараларны төгәл һәм вакытында үткәрү нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Гомумән, бу хуҗалык игенчеләре барлыгы 5 мең гектарга якын мәйданда игеннәрне урып җыячак. "Безнең шартларда кырларны чәчүдән соң эшкәртү төп фактор булып тора", - дип ассызыклады Илдус Касыймов. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык исә бу шартларның барысын да төгәл үтәгән.
Район буенча алганда, игенчеләр алдында быел барлыгы 43 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Шунысы куа-нычлы, 2014 елда өстәмә
10 комбайн сатып алынган. Шуның белән аграрийларга тәүлегенә 2 мең гектарга кадәр мәйданда игеннәрне суктырып алу мөмкинлеге булдырылган.
Бүгенге көнгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, "Подгорный" һәм "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкларда көзге культуралар мәйданының -
44, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе"ндә 65 процентында бөртеклеләр җыеп алынган. Район кырларында җәмгысе 4 048 гектардан (9 процент) уңыш җыйналган.