Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Әскәр батыр

Дәүләтебезнең таҗы булган олы йолабызны, барыбыз бертуган кебек, бергә кушылып башкардык. Беренчедән, мәйданда мөселман рухына тап төшерерлек нәрсәләр сатылмады, икенчедән, урман аланнарында чатырлардан күләгәле кәрвансарайлар корылып, халык өчен зур кадер-хөрмәт булды, өченчедән, мәдәният учаклары һәм сәүдә предприятиеләре безнең күңелебезне күрер өчен нык тырышты. Ел әйләнәсендә үткәрелә торган олы-олы бәйрәмнәрдән күкрәгебездән...

Хәлбуки, башка еллар арасында ул балкып янды.
Чөнки быелгы Сабан туе мәйданына Татарстан Көрәш федерациясе хөкем итте. Ниһаять, шуның кадәр дә көттереп, федерация дигән бу якты Кояш тәүге мәртәбә безнең Бөгелмә йортына бакты. Һәм үзенең гаделлеген нурлардай сипте. Казаннан килгән өч арбитрның шәрәфе белән, гәрчә урау юллардан йөреп, бераз арып килгән булсалар да, һәр алыш энәсеннән җебенә кадәр йоланы тотып, җитез башкарылды. Аларны чакыру мәртәбәсен милләтебез кызы Ләйсән Гайфуллинадан күрдек. Олы кунаклардан тагын Татарстанның атказанган артисткасы, моңлы сандугач Бәширә Насыйрова чакырылган иде.
Келәмгә иң беренче булып вак кына бала-чага тәгәрәде. Яшь токымның ташып торган көрәш энергиясен күргәндә, йөрәгебездән милли хисләр сызылып-сызлап тамды.
Россия Федерациясе спорт хөкемдары категориясенә ия, үзе дә көрәшче, "Көрәш" федерациясе президиумы вәкиле Атлас Гафиятов баш хөкемдар вазифасын башкарды (шулай ук Казан кунаклары, Татарстан категорияле спорт арбитрлары - Рөстәм Гыйбадуллин һәм Әнис Миндубаев аңа урынбасарлык иттеләр). Һәр батыр, келәмгә басканда, аннан чиксез риза һәм канәгать булып басты. Ак сөлге, ата-бабада ничек пакьлек һәм тугры хөкем билгесе булса, бүген дә шулай булды. Абсолют батырны билгеләү сәгате килеп җиткәч, хөкемдар гомуммәйдан микрофонын үз кулына алды һәм шуның белән йөрәгебез тынды. Аның соңгы сүзе әйтелгәнче, бер күз, бер колак булып көрәшне карадык, аның каршында сәхнәдәге тамаша туктатылды.
Дүртенче ел рәттән баш батыр булып, үлчәме 90 килодан арткан тиңдәшсез баһадир, грек-рим көрәше спорт мастеры Әскәр Сафин калды. Тәкәне иңнәренә салып, ул, төрки гадәтенчә, Җиһанны буйлаган Кояш әйләнешен ике тапкыр кабатлады. Динар Ямалов (90 кг), Ленар Ямалов (80 кг), Эльмир Абдуллаев, Вадим Иванов, Павел Шипилов (70әр кг), Богдан Буслаев (60 кг), Владислав Косолапов (50 кг) - һәркайсы үз үлчәмнәрендә баһадир булуларын расладылар. Болар арасыннан арысландай җитез алышны 80 - 90 килолы үлчәмдә күрдек. Таулар ишәрлек бу яшь үлчәмдә көндәшлек барыннан да гайрәтлерәк булып, мавыктыргыч оста барды, шуңа күрә җиңү авыр, әмма алкышлы булды. Илдус Әсгать улы батырларны җылы итеп, кул биреп, тәбрикләде.
Без чиксез бәхетле: татар егетләре арасында батыр калу яңадан зур абруйга әверелде. "Яшьләр арасында бик өметле батырлар күренә, Бөгелмә Татарстан чемпионатларында активрак катнашырга тиеш", - дип, баш хөкемдар безгә аваздаш.
Карчыгадай дигән, һай,
гаярь кош
Кош кундырмас,
бәгърем, тирәккә.
И газиз Сабан туе! Бар дөнья халыклары мәдәниятендә юк сиңа тиң бәйрәм. Күпме илләр гиздем, күпме халыкларның Иван Купала, Чәчәкләр бәйрә-
мендә, гүзәл Сакура коелган бәйрәмнәрдә булдым, әмма мондый киң эчтәлекле, кодрәтле каһарманнар йоласын, зәңгәр күктә күгәрченнәр булып җилпенгән ак сөлгеле аланнарны, гадел хөкем мәйданнарын күргәнем булмады. Күпме йолалар өйрәнеп, мондый тирән вә борынгы йоланы өйрәнгәнем булмады. Әйтерсең, бер мәйданга дөнья халыкларының бөтен гүзәл бәйрәме сыйган. Башта мәйданга чәчәк төсле киенгән балалар сибелде, милли киемнәрдән җырлы-биюле уеннар күрсәтелде - бусы славяннарның Иван Купаласы, румыннарның "Мерцишор"ы, латышларның "Лиго"сы, болгарларның Розалар бәйрәме.
Аннары атлар томырылды. Бусы - казакъларның Алтын байрагы, төрекмәннәрнең "Бәдәү"ләре, Англиянең җигүле ат чабышлары!
Белорусларның Җир куенын сабан ярган, тәүге буразна бәйрәме - "Дажинки"е. Көнчыгыш славяннарның яңа он капчыкларын уйнаткан "Млын"ы.
Бу халыкларда бу бәйрәмнәр шул көе матур, аларның идеясе шул көе тәмам. Әмма безнең Сабан туе әле моның белән генә тәмам түгел, бу тамашалар аның олуг мәгънәсенең әле яртысын да ачмый. Аның әле ак ярлары балкыган изге Мәйданы бар! Менә төркинең җан аткан, төрки кандагы батырлыкны, ил эченнән бу елны буй җиткән яшь токымны сайлап, сылу-сөлек атларны фаш итеп, ыруларга сөрән салган, кыш буена томырылып яу чапканнан соң хуш сәйраннарга чыгып, изге Күкләрне кочкан олы туе! Менә ул бу язны төрки йортка килен булып төшкән асыл карлыгачларны, алар чиккән сөлгеләрне бар җиһанга хәйран итү бәйрәме!
Ак нияттән үрелгәнсең -
и мөкатдәс Сабан туе!
Халык аңының иң югары ноктасы, аның үсешенең иң югары билгесе - төркидә акчага көрәшү дәрәҗәле түгел, төрки һәрчак ак сөлгене хак куя.
Ак бәкәлле чабышкылар, ефәктәй суырылып, мәйдан тоттылар: гомердә булмаганны, җәмгысе - 41әү! Тулпар канатлар эченә сеңгән яшь җайдаклар иң ләззәтле бәйге рухында, сулардагы кондыз кебек, йөзделәр. Саф токымлы аргамаккайлар, ниһаять, ике аран арасында торудан азат булып, киң күкрәккәйләре белән иркен һаваларны ярдылар.
Һай, йомылып ук
атың чапкан чакта,
Тезгеннәрен тотма,
буш җибәр...
Халыкта дәүләт шуның кадәр мул ки, чабышкыларның күбесе сабан эшләренә бөтенләй катнашмый. Менә нинди хозурга шаһит булдык без! Ай-ли! Буйгынае моң гына...
Җигүле атлар барысы тиң диярлек килеп, алай да Ключида ишекләр фабрикасын тоткан Альберт Кадыйровның "Фир" исемле аргамагы, 55 яшьлек тәҗрибәле җайдак Василий Федченко әйдәвендә, озын-озак бер секундка алдырды. Кунаклар арасыннан Баулы егете Илдус Шәрәбдуллин "Пейс-чип" исемле атында (токымлы атларның исеме, нәсел җебен күрсәтеп, бер хәрефе атадан, бер хәрефе әнкә исеменнән алынган була, шуңа сәер яңгырый) малик булды.
Саф токымлы тулпарлар арасында Ленар Сиргатинның (Уфа) "Раушан" исемле ак бә-кәлле туры аткае язгы көндәй озын 1 600 метрлы дистанция-не ике кат иңләп, 3 минутлык вакыт рекордын куйды. Саф токымлы нәфис аткайлар мондый ерак араларга ярашмаган булып, 8 атның алтысы гына финишка җитте. Алай да, бар 41е дә кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Катнашкан һәр атка ел саен кыйммәтле бүләк әзерләп, Бөгелмә якын-тирә районнар арасында күптәннән яхшы исем алды. Шуның өчен малкайлар, чакрымнарны машиналарда кичеп, килгәннәр иде.
Җайдакларның иң олысы Минзәки абыйга (Исаководан) - 60, ә Лениногорск егетенә 12 яшь иде.
Башка милләт халыклары безнең янда олы туйга чакырылган тыйнак кунак сыман хис итте. Үз мисалымда гына "у татар красивый праздник" дигән сүзләрне ике тапкыр ишеттем. Бу урында без азатлык өчен көрәш башлаган 90 нчы еллардан алып, бу көннәргәчә аңлату эшләре алып барган, газеталарда күп язган, җан аткан милләтчеләребезгә (исәннәргә һәм мәрхүмнәргә) мөкиббән.
Китми күңелемнән минем
һичбер сөекле илкәем;
Анда сөйгән газиз халкым,
анда сөйгән әнкәем.
Инде без шундый биеклеккә күтәрелдек, Сабан туе хәзер халыклар арасындагы дуслык бәйрәме түгел, ә саф безнеңчә, татар бәйрәме.
Сәиф Сараида: "Гөлстан бит төрки!"
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса