Безнекеләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иҗтиһат юлында – яңа үрләр
2 нче лицейның 7 "В" сыйныфы укучысы Арман Ирек улы Габдрахманов укучыларның "Фәнгә таба адымнар" дип атала торган Бөтенроссия ачык конференциясендә информатика фәне буенча I урынны яулады.
-
Татар хатыйбы
Безнең әдәбият һәм тел өлкәсендә эшләүче галим һәм галимәләребез бихисап. Шуларның берсе - күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Зәй районының Апач авылында дөньяга аваз салган. Әтисе ягыннан X. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә...
-
Герой һәйкәлен торгызачаклар
Советлар Союзы Геройларының һәйкәлләрен саклауга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ведомство бүлекчәләре хезмәткәрләре үз өлешен кертте, дип хәбәр итә аларның мәгълүмат хезмәте. Меңләгән кешедән торган коллектив Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин һәйкәленә ремонт эшләре башкаруга акча җыярга дигән карарга килә. Эшләр һава шартлары яхшыруга башланыр дип көтелә. Реконструкцияләү нәтиҗәсендә...
-
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Мәдәният һәм ял паркында Яшьләр сарае коллективы, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы шәһәр комитеты һәм Департаменты белән берлектә, әлеге хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм уздырды. Бәйрәмдә тармак алдынгыларын Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Хезмәткәрләр һәм аларның балалары бәйге-уен программасында катнаштылар. Яшьләр сарае иҗат коллективы тарафыннан бик матур концерт номерлары...
-
“Чемодандагы тарих”
Туган якны өйрәнү музее, Мәдәният елы кысаларында, "Чемодандагы тарих" шәһәркүләм күргәзмәсен оештыра. Аны тәкъдир итү 18 май - Халыкара музейлар көнендә үтәчәк. Күргәзмәне оештыруда үз архивында кызыклы фотолар, документлар, китаплар, XIX - XX гасыр аралыгы әйберләре булган барлык бөгелмәләр катнаша ала. Тарихи экспонатларны 25 апрельгә кадәр Туган якны өйрәнү музеена...
-
Ат казанган Фәрит
Татар тотып карамый ышанмый, диләр. Татар атлары турында берничә мәртәбә язганым булса да, күрмичә, атланып карамыйча, ышанып бетәсе килмәгән иде. Каран тавы итәгендә, абзарлар корып, татар атлары үрчетү белән мәш килүче Фәрит Нәбиуллинның биләмәләрен айкап, тау итәгендә шул малкайларда юыртып кайткач, күңелләр күтәрелеп, зиһеннәр ачылып китте. Милләтем дип җан атып...
-
Хезмәткә хөрмәт
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республикада җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Бөгелмә муниципаль районы Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Антонина Ивановна ЕЛИСЕЕВА Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Бөгелмә горурлыгы алар
Шәһәребезнең төп чыршысын ачканда, 2014 елны каршы алуга багышланган тантаналы театральләшкән тамаша барышында, Бөгел-мә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, узып баручы 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләреннән чыгып, алты номинациядә ачыклан-ган җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
-
Бөгелмәдән – Себергә
Бөгелмә механика заводы Көнчыгыш Себер объектларында файдалану өчен колонналы җиһаз ясады.
-
Туфан Миңнуллин истәлегенә
Татарстан Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара "Идел-йорт" халык театрларының йомгаклау фестивале 6 - 15 ноябрь көннәрендә Казан шәһәре В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында уза. Фестивальнең финал өлешендә чыгыш ясаячак 11 халык театры арасында безнекеләр дә бар. Бөгелмә шәһәре Татар мәдәният үзәге халык театры 9 ноябрь...
-
Хезмәтенә күрә хөрмәте
7 октябрьдә Казанда ТР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты Пленумы булып узды. Анда профсоюзларның агымдагы елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, проблемалар тикшерелде. Төп доклад белән Реском рәисе Раят Галиев чыгыш ясады.
-
Яшьләр өчен файдалы җәй айлары
Көтеп алган җәй - ял айлары. Ләкин һәркем өчен дә түгел: кайбер Бөгелмә студентлары буш вакытларын ил буенча сәяхәт итеп, киләчәктәге карьералары һәм шәхси кесәләре өчен файда белән үткәрәләр. Ләйсән ВИЛДАНОВА. Моны раслаучы фактлар - Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә яшьләр тарафыннан килеп ирешкән...
-
ЯЗГЫ КӨНДӘ ТЫРЫШСАҢ...
Авыл хезмәтчәннәренең иң җаваплы чоры: язгы чәчү эшләре бара. Һава шартлары әйбәт булганда, алар, ял һәм бәйрәмнәр белән хисаплашып тормыйча, көнне төнгә ялгап эшлиләр.
-
Хезмәтемдә юлдаш дәртле бию
7 апрель көнне Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчә коллективлары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үтте. Билгеле инде, бу чарадан "ТНГ-Групп" җәмгыяте коллективы да читтә калмады, үзенең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән тамашачысын сокландырды.
-
Ярминкәләр осталыкка өнди
Март аенда мәркәзебез Казанда БДБ илләрендә яшәүче халыкларның кәсепләре һәм кул эшләреннән әзерләнгән халыкара күргәзмә-ярминкә булып узды. "Золотая чаша" дип аталган бу чара Спорт сараенда биш көн дәвам итте. Анда Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Латвия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Украинадан һәм хәтта Һиндстан, Көньяк Америкадан ук төрле осталар катнашты.