Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

7 октябрьдә Казанда ТР мәдәният хезмәткәрләре профсоюзларының республика комитеты Пленумы булып узды. Анда профсоюзларның агымдагы елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, проблемалар тикшерелде. Төп доклад белән Реском рәисе Раят Галиев чыгыш ясады.

Әлфия МОСТАФИНА.
Рәсми чыгышлардан соң тәбрикләүләр, бүләкләүләр булды. "Хезмәтне саклау көненә багышланган иң яхшы рәсем һәм плакат" бәйгесендә Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе мактаулы өченче урынны алган. Аларга Диплом һәм конкурста актив катнашканнары өчен Бөгелмә шәһәр һәм район
мәдәният хезмәткәрләре профсоюзлары комитеты (рәисе - Фидания Ногманова) Мактау кәгазе тапшырылды.
Якташыбыз өчен Пленумда тагын бер гүзәл мизгел булды - Россия мәдәният хезмәткәрләре үзәк комитеты карары белән мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне, профсоюзлар тормышында актив катнашканы өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзларының 60 еллыгы уңаеннан, Бөгелмә шәһәр һәм район мәдәният хезмәткәрләре профсоюзлары комитеты рәисе, район мәдәният йорты директоры Фидания Ногманова "Профсоюзларда актив эшләгән өчен" РПРКның мактаулы Алтын билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса