Көтеп алган җәй - ял айлары. Ләкин һәркем өчен дә түгел: кайбер Бөгелмә студентлары буш вакытларын ил буенча сәяхәт итеп, киләчәктәге карьералары һәм шәхси кесәләре өчен файда белән үткәрәләр.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Моны раслаучы фактлар - Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә яшьләр тарафыннан килеп ирешкән...
Көтеп алган җәй - ял айлары. Ләкин һәркем өчен дә түгел: кайбер Бөгелмә студентлары буш вакытларын ил буенча сәяхәт итеп, киләчәктәге карьералары һәм шәхси кесәләре өчен файда белән үткәрәләр.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Моны раслаучы фактлар - Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә яшьләр тарафыннан килеп ирешкән гаризалар. Быел җәй көне акча эшләп алырга теләүчеләр саны 212 кеше булган.
Күп кенә егет-кызлар ерак юлга чыккан вагоннарда озата баручы булып эшләргә теләгән. Бүгенге көндә 6 егет һәм кыз "Мәскәү - Яңа Уренгой" маршруты буенча йөрүче поездларда эшлиләр дә инде. Тагын 13 студент озата баручы буларак эшчәнлекләрен 10 июльдә башларга ниятли. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Константин Круглов сүзләренә караганда, алар-ның уртача хезмәт хаклары аена 21 - 25 мең сум тәшкил итәчәк.
Әлеге вакытта ике студент Кара диңгез буендагы балалар ялсәламәтләндерү лагеренда тәрбияче булып эшли. Июль ае ахырында егетләр һәм кызлар отряды эшкә "Лесной патруль"гә китәчәк. Август аенда яшьләребезне Болгарда - археологик отрядта
көтәләр. Аларның хезмәт хаклары 15 мең сумнан да ким булмаячак. Төзелеш отрядына әлегә разнарядкалар килмәгән.
Сүз уңаеннан, Бөгелмәнең халыкны эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәге быел 14 - 18 яшьлек 1 090 үсмерне эшкә урнаштыруны ният итә, 360тан артыгы инде эшкә керешкән.