Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Хезмәтемдә юлдаш дәртле бию

7 апрель көнне Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда "Татнефть" ААҖнең структур бүлекчә коллективлары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсы үтте. Билгеле инде, бу чарадан "ТНГ-Групп" җәмгыяте коллективы да читтә калмады, үзенең дәртле биюләре, моңлы җырлары белән тамашачысын сокландырды.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Быел бәйге Татарстанда нефть табылуга 70 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. "ТНГ-Групп" җәмгыяте коллективының концерт программасы да республика тарихындагы нәкъ менә шушы мөһим вакыйганы күздә тотып әзерләнеп, аның әһәмиятен чагылдырды. Геофизиклар оешмасы чыгышына кадәр "Татнефть" җәмгыятенең берничә структур бүлекчә программасын карарга туры килде миңа. Әйе, барысы да бик яхшы әзерләнгәннәр, күренеп тора: нефть табучылар тырыш һәм бик күп нәрсәгә сәләтле халык. Ә менә безнең шәһәребезнең йөзек кашы булган "ТНГ-Групп" коллективының дәртле чыгышлары конкурсны тагын да бер баскычка югарырак күтәрде дисәм дә, бер дә арттыру булмас, алар мөхтәрәм жюри әгъзаларын гына түгел, ә залда утыручы барча халыкны таң калдырды - җәмгыятьтә эшләүче хезмәткәрләрнең сәхнәдә дә оста, тырыш шәхес булуларын ачып салды. Чыннан да, коллектив составындагы 80нән артык кеше - бу "ТНГ-Групп" җәмгыяте карамагында эшләп килүче Техника йорты хезмәткәрләре һәм җәмгыять эшчеләре үзләренең чын осталыкларын дәлилләде. "Геофизик" ансамбленең чибәр егет-кызлары биегәндә янымда утыручы ханымнарның бер-берсе белән: "Кара әле, болар чын бию осталары кебек, ә костюмнары күз явын алырлык бит, ә?!" - дип, үзара гәпләшеп утыруларын колак яныннан гына уздырып җибәрә алмадым мин, шул вакытта Бөгелмәдән булуым өчен горурланып та, әлеге тырыш, хезмәт сөючән халыкның уңышларына, гү-зәллекләренә шатланып та куйдым. Шунысы да сөендерә, "ТНГ-Групп" җәмгыяте чыгышлары ел саен мөхтәрәм жюри әгъзалары тарафыннан уңай яктан гына билгеләп үтелә һәм коллектив - һәрвакыт җиңүчеләр рәтендә.

Нефть табу тарихын чагылдырган гүзәл программада яшьләр белән өлкәннәрне берләштергән һәрбер чыгыш - дәртле татар, казакъ, украин җыр-биюләре, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләре бездә халыкның бердәм һәм дус яшәвен чагылдырды. "Минем "Геофизик" коллективы турында шуны билгеләп үтәсем килә, 5 еллап эшләп килүләре дәверендә, алар зур уңышлар казанды, тамашачы мәхәббәтен яулауга иреште. Нинди генә хорео-графияне алсак та, барысы да аларның кулларыннан килә. Күреп торасыз, безнең чыгышлардан соң жюри әгъзалары да һәм башка тамашачылар да артистларның костюмнарына соклануларын яшермәделәр. Болар - геофизика җәмгыяте ярдәме белән булдырылган матурлыклар", - дип уй-фикерләре белән ур-таклашты Техника йорты директоры урынбасары Любовь Хөсәенова.

Уңышлы чыгышларыннан соң нинди хисләр кичерүләрен белергә теләп, геофизикада хезмәт куючы сәнгать сөючеләрнең үзләренә мөрәҗәгать иттем.

Булат Әхмәтов (фәнни-техник идарә хезмәткәре):
- Әгәр үткәннәрне искә төшерсәк, "Татнефть" оештырып җибәргән смотр-конкурс нәтиҗәсендә, "Геофизик" бию коллективы барлыкка килде дә инде. Без җәмгыятькә бу күркәм гамәле өчен бик рәхмәтле. Шулай итеп, уйламаган җирдән тупланган коллективыбыз, әкренләп җәмгыять өчен генә түгел, ә шәһәр күләмендә узучы чараларда да катнашып, уңышлар яулый башлады. Елдан-ел шомарабыз, җитлегәбез. Безне хәзер профессиональ бию төркемнәре белән бутыйлар. Андый коллективлар белән чыгыш ясап, тәҗрибә алганыбыз да булды һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттек. Репертуарыбызда халык биюләренең әһәмияте зур. Хезмәт халкы тудырган биюләр милли төсме-ре белән гаҗәеп үзгә, анда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре чагыла. Быел татар халык биюен һәм техник яктан да, эмоциональ яктан да катлаулы булган казакъ биюен сайладык. Нәтиҗәләр сөендерә!

Дарья Полушина (фәнни-техник идарә хезмәткәре):
- Шуны билгеләп үтәсем килә, без бу матур биюләребезне төркемебез җитәкчесе Нурия Шириеваның ярдәме белән әзерлибез, ничә еллар дәвамында инде ул безне туплап, коллективыбыз өчен җан атып яши. Нинди генә бию башкарсак та, алар өчен тегелгән күз явын алырлык костюмнарыбыз үзебезнең "ТНГ-Групп" җәмгыяте профсоюз комитеты ярдәме белән булдырыла. Шуның өчен дә сәхнәдә без һәрвакыт шундый матурлар, купшылар һәм дәртлеләр. Бу - зур горурлык.

Илдар ГАЛИМОВ (фәнни-техник идарәнең отряд начальнигы):
- Мин 2001 елда "ТНГ-Групп" җәмгыятенә эшкә килдем, шунда булачак хатыным белән таныштым. Соңрак "Геофизик" бию ансамбле тупланды, икебез дә аның составында идек. Бию безне бер-беребезгә тагын да ныграк якынайтты. Аллага шөкер, хәзер улыбыз үсеп килә. Әти-әниләргә, туганнарга рәхмәт. Репетицияләрдә, концертларда булганда, алар ярдәм итәләр. Бер-беребезне яхшы белгәнгә, биюдә генә түгел, эштә дә бергә булганга күрә, коллективыбызда һәрвакыт дуслык атмосферасы хөкем сөрә, репетицияләргә дә бик теләп, сөенеп киләбез һәм бу шөгыльдән зур ләззәт алабыз. Чөнки көй, бию ул бит яшәргә һәм эшләргә дә көч бирә!

Гүзәл Мөхәммәтшина ("Геоинформ" үзәге инженер-геологы):
- Мин әле яшь белгеч саналам, җәмгыятьтә эшли башлавыма ике генә ел. Ә Техника йортында эшләп килүче "Ихлас" халык фольклор ан-самбленә мин бирегә эшкә килгәнче үк йөри башлаган идем инде. Җәмгыятем данын яклап, әлеге конкурска быел икенче ел киләм. Бик күңелле, югары эмоциональ рух кичерәм. Бүген шундый яхшы күңелле кешеләр белән аралашуыма, яраткан җәмгыятем өчен уңышлы чыгыш ясавыбызга чынлап сөенеп кайтам. Киләчәктә дә эштә дә, сәхнәдә дә матур нәтиҗәләр белән сөендерергә насыйп булсын.
Әйе, эштә генә түгел, ялда да биеп кенә тора бу уңган-булган егет-кызлар. Һәрвакыт шундый күркәм, тырыш һәм матур булып калыгыз, уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса