Күргәзмәне оештыруда үз архивында кызыклы фотолар, документлар, китаплар, XIX - XX гасыр аралыгы әйберләре булган барлык бөгелмәләр катнаша ала. Тарихи экспонатларны 25 апрельгә кадәр Туган якны өйрәнү музеена алып килергә кирәк. Музей хезмәткәрләре барлык әйберләрне дә акт төзеп, кабул итеп алачак. Күргәзмәдән соң алар барысы да хуҗаларына кире кайтарылачак.