Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмә горурлыгы алар

Шәһәребезнең төп чыршысын ачканда, 2014 елны каршы алуга багышланган тантаналы театральләшкән тамаша барышында, Бөгел-мә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, узып баручы 2013 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләреннән чыгып, алты номинациядә ачыклан-ган җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

"Ел предприятиесе"
Бу номинациядә "ТатНИПИнефть" институты алдынгы.
Бүгенге Бөгелмә - тотрыклы икътисады һәм үз социаль вәзгыяте булган үзенчәлекле шәһәр. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең Татарстан фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты, бюджет тулыландыручы предприятие буларак, районыбыз үсешенә ел саен зур өлеш кертә. 1956 елда оешкан институт бүген дә нефть тармагының иң эре фәнни үзәкләреннән берсе булып санала. Директор Равил Ибәтуллинның төпле җитәкчелегендә институтта катлаулы фәнни һәм проект-техник бурычлар хәл ителә, ә галимнәрнең һәм белгечләрнең хезмәтләре, нефть сәнәгате үсешенә керткән өлешләренә күрә, үзебездә һәм чит илләрдә танылып, күп кенә бүләкләргә лаек була.

"Сүз һәм эш"
Чын хуҗа. Бөгелмә районындагы иң уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыкларының берсе - "Рассвет" җәмгыяте җитәкчесе Валерий Витальевич Токаревны әнә шулай атыйлар. Соңгы елларда биредә бөртеклеләрдән тотрыклы төстә мул уңыш үстерәләр, терлекләрнең баш саны һәм сыерлардан сөт саву буенча да күрсәткечләр бик күркәм.
Моннан тыш, В. Токарев терлекләр абзарын реконструкцияләде. Түбә ябуга, эчке эшләрне башкаруга, Италиядә эшләнгән җиһазлар урнаштыруга фермер
5 миллион сумнан артык акча тотты. Хәзер фермадан ерак түгел күпквартирлы бер йорт төзелә, анда әлеге хуҗалыкта эшләүчеләр яши алачак.

"Ел казанышы"
Балалар - безнең киләчәгебез. Бу гыйбарә күптән инде канатлы сүзгә әйләнде. Шуны күздә тотып, шәһәр һәм районыбызда балаларны мәктәпкәчә яшьтәге оешмаларда тәрбияләүгә бик зур игътибар бирелә. Хезмәткә күрә - хөрмәте дә. Районыбызның 9 нчы номерлы "колобок" балалар бакчасы узып баручы елда республика конкурсында җиңеп чыкты һәм хаклы рәвештә тәбрикләүләр кабул итте.
2013 ел авылларга да хәерхаһлы мөнәсәбәттә булды. Наратлы һәм Восточный авыл җирлекләре Татарстан грантлары оту өчен барган бәйгедә җиңеп чыктылар.

"Ел хатын-кызы"
"Гаиләм - ныклы һәм ышанычлы ныгытмам минем" - республика күләмендә үткәрелүче "Нечкәбил" дип атала торган хатын-кыз, ана һәм гаилә бәйгесендә ясаган чыгышында Люция Звегинцева әнә шулай дигән иде. Казанда узган бәйге финалына ул бер төркем җанатарлары - ире, 12 баласы, 2 кияве белән барды.
Люциянең ире - рухани. Моннан берничә ел элек алар балалар йортыннан берничә бала алып, гаиләләренә сыендырдылар, ихлас күңел белән аларны яратып кабул иттеләр. Звегинцевлар гаиләсе аерым ихтирамга лаек, чөнки биредә олыларның үзара мөнәсәбәте балалар өчен күңел җылысы, теләктәшлек, татулык һәм бер-береңә ихтирам күрсәтүнең иң матур үрнәге булып тора.

"Кече һәм урта бизнеста - иң яхшы"
Бизнес "кече" дип аталса да, уңышлар шактый. Бай эш тәҗрибәсен кулланып, Альберт Кадыйров яңа эш ачып җибәрә һәм хәзер инде алар җитештергән продукция бөтен Россия буйлап тарала, хәтта чит илләргә дә озатыла.

Ключи ишекләр ясау фабрикасы - Европа стандартлары дәрәҗәсендәге предприятие. Андыйлар бөтен Рәсәйдә нибары өчәү генә. Ун еллап эшләү дәверендә заводта реконструкция һәм модернизация үткәрелде, яңа җиһазлар алуга, технологияләр үзләштерүгә өстәмә инвестицияләр җәлеп
ителде. 2010 елдан башлап исәпләгәндә, инвестицияләрнең гомуми күләме 429 миллион сум тәшкил итә.

"Олимпия биеклеге"
Бөгелмәнең танылган спортчыларының матур традицияләрен яшьләр дәвам иттерә. Иң ачык үрнәкләрнең берсе - Эдуард Ширазданов.

Ишетү җәһәтеннән мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә тәрбияләнгән егет җәй көне Болгариянең София шәһәрендә узган XXII сурдолимпия уеннарында грек-рим көрәше буенча чемпион булды. Аның остазы - Россиянең атказанган тренеры Рәис Садыйков әйтүенчә, егет талантлы һәм тырыш булуы белән аерылып тора. Спортчы 10 яшендә үк секциягә йөри башлый.
13 яшендә инде зурлар чемпионатында мактаулы III урынны яулый! Шул вакытларда ук инде остазы бу малайның киләчәге зур булачагын чамалап куя. Эдуард Ширазданов тренерының да, барлык бөгелмәләрнең дә өметен аклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса