Март аенда мәркәзебез Казанда БДБ илләрендә яшәүче халыкларның кәсепләре һәм кул эшләреннән әзерләнгән халыкара күргәзмә-ярминкә булып узды. "Золотая чаша" дип аталган бу чара Спорт сараенда биш көн дәвам итте. Анда Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Латвия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Украинадан һәм хәтта Һиндстан, Көньяк Америкадан ук төрле осталар катнашты.
Минзилә ВӘЛИӘХМӘТОВА,
Карабаш 2 нче урта мәктәбе укытучысы.
Автор фотосы.
Бу ярминкәдән Бөгелмә районы да читтә калмады. 17 март көнне без - Бөгелмәнең 1 нче, 6 нчы мәктәпләреннән, 7 нче гимназия, кадетлар мәктәбеннән һәм шулай ук Карабаштагы 2 нче мәктәптән бер төркем укучылар белән аларның җитәкчеләре - Казанга юл тоттык. Укучылар үзләренең технология дәресләрендә, түгәрәкләрдә ясаган картиналарын, шамаилләрен, сувенирларын, табигый материаллардан әзерләгән башка эшләнмәләрен алып бардылар.
Балалар ярминкәсе өчен Спорт сараенда аерым урын бирелгән иде. Казанның үзеннән, Балык Бистәсеннән, Ютазыдан килгән балалар хезмәт җимешләрен өстәлләргә тезеп, стеналарга элеп, күрсәтергә куйдылар. Сәгать 10да ярминкә ачылуга, 7 нче сыйныф укучылары Әдилә Шәвәлиева белән Регина Фәхриева (рәсемдә), татар һәм рус милли киемнәре киенеп, югары квалификацияле технология укытучысы Рәзилә Мотыйк кызы Цокурь белән бергәләп әзерләгән эшләрен ярминкәгә килүчеләргә бик
мөлаем, ягымлы йөз белән тәкъдим итеп тордылар. Шамаилләр кунакларның күңеленә бигрәк тә хуш килде.
6 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Иван Федотовның тырышлыгын аерым билгеләп үтәсе килә. Ул һәрбер әйбернең нинди материалдан ясалган, нәрсә өчен кулланыла икәнлеге турында бертуктаусыз тәфсилләп сөйләп, теләгән һәр кешегә җентекләп аңлатма биреп торды.
Ярминкә барышында "Агачны уеп ясау", "Сәйлән белән чигү", "Кәгазь һәм пластик белән бизәү" кебек темаларга мастер-класслар да уздырылды.
Ярминкәдә катнашкан балаларга да, аларның җитәкчеләренә дә Дипломнар тапшырылды. Әлеге файдалы һәм кызыклы чарада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен В.В. Кульбедага һәм Л.В. Владимировага рәх-мәтле булып, барыбыз да бу сәяхәттән бик канәгать кайттык.