Кечкенә бөгелмәлеләр Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәткә чыктылар
Яңалыклар

Кечкенә бөгелмәлеләр Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәткә чыктылар

Чарада мастер-класслар, викторина, биюләр һәм милли сыйлар белән чәй эчү булып узды.

Бөгелмәнең «Искорка» балалар бакчасында Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Бер көн сихерләнгән урманда» чарасы узды. Урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәрендәге балалар шагыйрь әкиятләре буенча сәяхәткә чыктылар.

Станцияләрдә аларны могҗизалар көтте: "Су анасы остаханәсе"ндә беләзекләр үрделәр, "Зирәкләр утравы"нда күпер төзеделәр һәм кәҗәне бүредән коткардылар, "Халык бизәкләре«ндә татар орнаментлары, ә «Үзеңнең урман рухыңны булдыр» остаханәсендә Шүрәле битлекләре ясадылар.

Бәйрәм музыка залында дәвам итте: әкиятләр буенча викторина, өлкән балалардан театр күренешләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән татар биюләрен биеделәр. Чара азагында бергәләп чәкчәк, баурсак һәм өчпочмак белән чәй эчтеләр.