Бөгелмә мәктәпләрендә «Үзәкләштерелгән укучы картасы» гамәлгә кертелде
Яңалыклар

Бөгелмә мәктәпләрендә «Үзәкләштерелгән укучы картасы» гамәлгә кертелде

Бөгелмә районында социаль инфраструктураны, аеруча мәктәп ашханәләрен системлы яңарту дәвам итә.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән узган ел 8нче һәм 18нче мәктәпләрнең азык блоклары төзекләндерелде (25 млн сум чамасы). Быел исә 12нче мәктәптә һәм Соколка мәктәбендә ремонт ясалды, моңа 26 млн сумга якын акча юнәлтелде.

Яңартылган объектларда заманча ашханәләр, яңа җиһазлар куелган, азык-төлек әзерләү һәм саклау өчен имин шартлар тудырылган. Үзгәрешләр укучылар күңеленә дә хуш килгән.

Моңардан тыш, 1 сентябрьдән районның 17 мәктәбендә «Үзәкләштерелгән укучы картасы» гамәлгә кертелде. Ул акчасыз исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирә, ә әти-әниләр баланың ашханәдә нәрсә сатып алганын күзәтә ала.

Балаларның сәламәтлеге һәм сыйфатлы туклануы — өстенлекле бурыч, шуңа күрә мәктәпләрдә уңайлы мохит булдыру эше алга таба да дәвам итәчәк.